Күңелем әле дә унсигездә

2017 елның 19 мае, җомга

Күңелем әле дә унсигездә

Беренче майда Түбән Пошалымда яшәүче Хәтимәбикә Шаһиева 90 яшьлеген билгеләп үтте. Хезмәт ветеранын котларга район башлыгы урынбасары Любовь Осина барды. Ул юбилярга Россия Федерациясе Президенты Владимир Путинның һәм район башлыгы Илшат Нуриевның Рәхмәт хатларын, бүләк тапшырды.

– Мине шулай зурлавыгыз өчен Аллаһы Тәгалә үзе сезне зурласын. Зур рәхмәт сезгә, – диде Хәтимәбикә апа чәчәк бәйләмен күкрәгенә кысып. – Үз гомеремдә бик күпне күрдем инде мин. Сөйли башласаң, бер китап язарлык.

Түбән Мәтәскә авылы кызы ул. Бу якларга кыз баланы язмыш китергән. Түбән Пошалым егете Котдус Шаһиев (58 ел яшәгәннән соң, 2008 елда Котдус абый вафат булган) урлап алып китә аны. Авылдагы йөргән егете армиядә булып кала. “Ничек ияләштең?” – диюгә каршы ул: “Ияләшәсең инде”, – дип җавап бирде. 38 ел кайнана (30 елын иренең әнисе, 8 елын аның сеңлесе белән) белән яшәгән.

– Әти сугыштан яраланып кайткан. Әни сыерын да сауган, агачның да авыр башын ул күтәрә торган булган, – дип сүзгә кушылды Мәскәүдән җәйгә әнисе янына кайткан улы Илгиз.

Хәтимәбикә апа балачактан сабырлыгы белән аерылып торган. Характерының бу ягы беренче күргән кешегә дә сизелә. Гаҗәеп тыйнак, акыллы, аз сүзле. Кайвакытта сүз әйтәсе урынга елмаеп кына куя. Ә менә үткәннәре тәмам үзәгенә үткән, һәр минутын хәтерли.

– 1940 елны 43 яшендә әнием вафат булды. Ул чакта мин мәктәптә укый идем әле. Аннан сугыш башланды. Шунысы уңай булды, олы яшьтә булу сәбәпле, әтине фронтка җибәрмәделәр. Мин башта яследә балалар карадым. 14 яшемдә ат җигеп сөт җыярга куйдылар. Сөт, йомырка җыям, шуны көн дә Арчага илтәм. Ул 40 килограммлы бидоннарны күтәрә алмагач, тәгәрәтә идем. Әсир немецларны да, аларны Арча башындагы немец зиратына илткәннәрен дә күрдем, – диде ул. – Кеп–кечкенә кулларым белән үгез җигеп эшләргә дә туры килде. Эшләгез, эшләп кеше үлми, дия иде әти. Хәзер шул вакытларны искә төшерәм дә, кайвакыт төннәр буе йоклый алмый чыгам.

 Өч тапкыр үлемнән генә кала Хәтимәбикә. Беренчесендә ат белән крахмал тавын төшкәндә. Аты каршыга килгән машинадан куркып, дулап китә. Кыз арбадан шуып төшеп, бераз өстерәлеп бара да, елгага оча. Ярый әлеге машина шоферы ярдәм килә. Гомере бетмәгәч исән кала. Ике тапкыр урман кискәндә өстенә агач төшә.

– Һаман да шул сугыш вакытында инде. Урманга агач кисәргә җибәрделәр. Шунда булды ул хәл. Ярый әле агачның баш өлеше туры килде. Ходай саклады. Өстеял урманына колхоздан җибәрделәр. Анда да шундый хәл кабатланды. Башка һәрчак бүрек киеп йөри идем мин. Шул гына ярдәм итте, ахры, – дип искә ала Хәтимәбикә апа. – И–и, күрмәгәннәр калмады инде. Иштуганда вагон да төядек. Дүрт кыз идек. Кайбер агачларны күтәреп булмый, тәгәрәтәбез. Аларны вагонга менгерергә дә кирәк бит әле.

Ташландык бала табуы турында да кызык итеп сөйләде ул. Һаман да шул юлда инде.

– Крахмал тавын төшкәч, иңкүлектә. Арыш арасына керсәм, бала елаганын ишеттем. Киттем шул тавышка. Карыйм, 5–6 айлык бала ята. Шунда ук кулга алмадым әле, май заводына киттем. Эвакуацияләнеп кайткан бер хатын эшли иде, шуңа сөйләдем. Бергәләп алып килдек баланы, чистарттык, ашаттык та милициягә тапшырдык. Анасын да күрдем мин аның. Шулдыр дип уйладым. Чөнки киемнәре бер төрле тукымадан тегелгән иде. Арыш башы җыеп йөрде дә, безне күргәч китеп барды, – диде Хәтимәбикә апа.

Сугыштан соң да лаеклы ялга чыкканчы, аннан соң да биш ел, сөт җыючы булган ул. “Намуслы идем. Үзем исәпләдем. Берәүне дә рәнҗетмәдем. Аннан кайткач борчак чабарга китә идем әле, – ди. – Күңелем әле дә унсигездә. Тик эшләп булмый. Күңелем шуңа тыныч түгел”.

Алай да тик ятмый Хәтимәбикә апа. Оекбашлар бәйли, китаплар, газеталар укый, күзләреннән дә зарланмый.

– Иң авыр вакытлар үтте инде, Аллага шөкер. Балаларым – кызым Сөембикә, улларым Илдус, Илгиз бик әйбәт. 7 оныгым, 6 онык- чыгым бар. Алар өчен сөенәм. Рәхәт яшәсеннәр, – диде Хәтимәбикә Шаһиева.

Гөлсинә ЗИННӘТОВА 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International