Ул бәхетне яраткан эшендә, гаиләсендә күрә

2017 елның 19 мае, җомга

Ул бәхетне яраткан эшендә, гаиләсендә күрә

Кышкы каникул вакыты. Арча стадионында мәктәп укучылары арасында чаңгы ярышы бара. Шунда Яңа Кенәр мәктәбе физкультура укытучысы Равил Әгъләмовның ничек итеп балалар өчен янып-көеп йөрүенә игътибар иткән идек. Балаларны ярышка озатып кала, финишка җитәрәк: “Әйдә, әйдә, тизрәк!“ – дип көч-куәт биреп, йөгерә-атлый каршы ала.

Равил Әгъләмов Яңа Кенәр мәктәбендә башлангыч сыйныфларда физкультурадан укыта. Без гадәттә зуррак сыйныфларда уңышка ирешкән балаларның тренерларын язабыз. Ә менә башлангычларныкын язган юк. Күптән түгел районда спорт мәсьәләләре буенча үткәрелгән семинарда Арча педагогика көллиятенең физик тәрбия укытучысы Бари Бакиров башлангычларда балаларга физик тәрбия бирүнең әһәмияте турында сөйләгән иде. Кечкенәләр арасында да спорт ярышлары үткәрергә кирәклеге хакында әйтте ул. Чыннан да, балага сәламәтлек кечкенәдән салына. Ә бит һәр мәктәптә башлангычларның физкультура укытучысы бар, дип әйтеп булмый. Бу яктан яңакенәрлеләр бәхетле. Яңакенәрлеләрнең көрәш, хоккей, волейбол буенча көчле икәнлекләрен беләбез. Уңышларның нигезе әнә шул башлангыч сыйныфларга барып тоташа.

Яңа Кенәр мәктәбенең спорт залында физкультура дәресе бара. Равил Әгъләмов балаларны йөгертте, сикертте, төрле күнегүләр ясатты, аннан туплар биреп, волейбол уйнау серләренә өйрәтте. Балалар тупларны кулларына алгач, тагын да җанланып киттеләр. Алар бертавыштан физкультура дәресен яратуларын әйттеләр. Дәрес беткәч, спортзалга 5нче сыйныф укучылары керде. Аларны инде быел Зөлфәт абыйлары кабул итеп алган. Кәефләре шәп. Равил абыйлары турында сорашкач:

– Во! – дип Равил абыйларын яратуларын әйттеләр.

Физкультура укытучысы, көрәшче, тренер Зөлфәт Хәйруллин:

– Балаларга физик тәрбия нигезләре башлангыч сыйныфларда укыганда салына, – дип фикерләре белән уртак- лашты. – Кечкенәләр белән эшләве авыр хезмәт. Уйлары уенда гына бит. Аларны җыеп алуы гына да ни тора!

Равил Әгъләмов үзе турында:

– Мамадыш районы Тәкәнеш авылында туганмын, – дип сөйли. – Әни миңа 3 яшь вакытта ук үлгән. Әтине белмәдем мин. Мине әнинең апасы Дилбәр әни алып үстерде. Мине әтигә бик охшаган, диләр. Ул мәрхүм инде. Очрашкан булды. Хәзер әтинең кызы Роза сеңелкәш безгә кайтып йөри.

Равил Әлмәт техникумын тәмамлаган. Кечкенәдән спортны яраткан. Чаңгы, волейбол, баскетбол... ул яраткан төрләр. Техникумны тәмамлагач, Бәрәскә мәктәбендә хезмәттән укыта башлый. Алар хатыны Вәгыйзә белән (Печмәнтау кызы) шул чорда танышалар. Өйләнешеп, Казахстанга Вәгыйзәнең апасы янына чыгып китәләр.

– Казахстанда чуалышлар башлангач, монда кайттык, – дип сөйли Равил. – Йөк машинасында эшләп алдым. Физкультура укытучысы булып эшли башлавыма 25 ел була. Яшем 60ка җитсә дә, балаларга нинди күнегүләр кирәк – барысын да эшли беләм.

Юбиляр, Татарстанның физик тәрбия отличнигы турникта да тартылып күрсәтте. Алар хатыны Вәгыйзә (шулай ук укытучы) белән өч бала тәрбияләп үстерәләр. Өчесенең дә үз тормышлары. Казанда яшиләр. Кайтып йөриләр.

– Өч сыерыбыз, өч атыбыз бар, – дип тә шаккатырды әңгәмәдәшебез. Тормышның мәгънәсен ул яраткан хезмәтендә, гаилә корып, балалар үстерүдә, йорт салуда, тигезлек белән яшәүдә күрә. Без Равил Әгъләмовка исәнлек–саулык, тигезлек, балалар куанычы белән яшәвен телибез!

Румия Надршина

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International