Самавыр–чишмәле булдылар

2017 елның 19 мае, җомга

Самавыр–чишмәле булдылар

Кешелек дөньясы гомер-гомергә чишмәләргә игътибарлы булган. Аларны чистарту, төзекләндерү һәм тәрбияләп тору изге эш, әҗер-савап саналган. Чишмә — Аллаһы Тәгалә биргән зур нигъмәт, чиста су — тормыш чыганагы. Аны чистарту, кешегә су алу өчен уңайлы итү – зур савап.

Пәйгамбәребез Мөхәммәд саләллаһу галәйһи вә сәлләмнең бер хәдисендә: “Адәм баласы үлгәч, өч төрле гамәл кыямәт көненә кадәр изгелек булып торыр. Беренчесе: баласы әти-әнисенә дога кылса, икенчесе — файдалана торган изге эш һәм өченчесе — хәерле гыйлем, ягъни китап язып яки берәрсен өйрәтеп калдырса”, — диелә. Һәрвакыт файда китерә торган эш-гамәл: мәчет салдыру (мөселманнар кереп гел намаз укый), күпер төзетү (кеше гел рәхмәт укып йөри), агач утырту (агач яфраклары үзеңә исән чагыңда ук зекер укып торыр, ди) һәм чишмә ачып калдыру күздә тотыла.

Шундый изге эшне Түбән- атылар башкарган. Шәгъбән аенда, Җиңү бәйрәме алдыннан биредә зур бәйрәм булды — авылның үзләре атавынча “кечкенә” ягында чишмә суын өйләргә китерүне авылдашлар бердәм булып билгеләп үтте.

Бәйрәм тантанасы шул чишмә суын халыкка таратучы самавыр янында узды. Самавыр — шушы авылда туып-үскән дүрт бертуган ир-егет Шәяхмәтовларның авыл халкы биредән су алып кинәнсен, дип ясаган бүләге. Вакытсыз вафат булган әти-әниләренең исемен мәңгеләштерү, алар рухына дога ирештерү ниятеннән алар, тормыш иптәшләре белән бер сүздә булып чишмәгә самавыр кую теләген ул чактагы авыл җирлеге башлыгы Ядкәр Мөхәммәдиевкә җиткерә. Ул үзе дә күптән сусыз тилмерүче бу якны сулы итү хыялы белән янып йөри. Менә форсат чык-ты да. Авыл халкы белән җыелып киңәшләшкәннән соң, дәүләттән артып кайткан 150 мең сум үзара салым акчасына тагын 168 мең сум өстәп, тау битендә шаулап агып ятучы чишмәгә 3 тонналы су саклагыч куялар, “кече” яктагы һәр йортка су кертәләр.

Самавырга да мул су кала. Самавырны ясату, ян-ягына, түбә астына утыргычлар кую Шәяхмәтовларга 70 мең сумга төшкән. “Авыл халкына рәхмәт, — ди Ядкәр Зөфәр улы. — Алар хәлне дөрес итеп аңлап кабул итте. 168 мең сумны халыктан 6шар мең сум җыеп булдыра алдык. Самавыр өчен Шәяхмәтовларга рәхмәт. Биредә халык су алып ял итеп кенә калмыйча, яшьләр фотосурәткә төшәргә дә килә алачак. Озак еллар куанычын күреп яшәргә язсын. Авылның кече ягында халык суга тилмереп яшәде. Коены 30ар метр тирәнлектә казытсалар да, я аның суы бетә, я күмелә. Тау битендәге бу чишмәнең суына кемдер бидон белән йөри, кемдер машина белән алып кайта иде. 2012 елда без аның суын тикшерттек. Бу чишмәдән менә дигән сыйфатлы су агып ята икән. Шуннан проект сызып, эшкә тотындык”.

Йортларга су узган елның көзендә килә башлаган. Кыш буе чишмә суыннан файдаланган халык рәхмәт укып туя алмый. Быел, самавырлы булгач, әлеге шатлыкны зурлап, авыл халкы, читтән кайткан авылдашлары белән бергәләп билгеләп узарга, чишмәгә зурлап рәхмәт әйтергә уйлаганнар. Рәхмәт дигәннән, су хәтерле дип исбатлый галимнәр. Аның хәтере әллә ничә елларга кадәр дәвам итә икән. Син аңа рәхмәтле булсаң, шөкер кылсаң, ул да адәм баласына шифасын бирә икән.

Самавыр-чишмәдән тәүге тапкыр су алганчы, Раил хәзрәт Гыйләҗев Коръән укып хәер-догасын ирештерде. “Чишмә ачу, суны йортларга китерү — авылның киләчәге өчен әҗер-саваплы гамәл. Аллаһы тәгалә матурлыкны сөя. Без шул матурлыкны күрә белергә, арттырырга, файдалы гамәлләр кылырга тиешбез”, — дип көче кергән һәркемгә Аллаһы Тәгаләнең рәхмәтле булачагын әйтте ул.

Урта Аты авыл җирлеге башлыгы Резидә Батталова, бу хезмәткә күптән түгел керешкән кеше булса да, авыл халкының бердәмлегенә, шушы эшкә авылдан чыккан иганәчеләрнең берсүзсез булышуына соклануын яшерми. “Шәяхмәтовларның әти-әниләренә булган хөрмәте һәркемгә үрнәк, — дип бәяләде ул. — Изгелекләре гаиләләренә, балаларына әйләнеп кайтсын”.

Чишмә суы улактан якындагы күлгә ага. Авыл халкын гына түгел, су кошларын да куандыра. Димәк, сулы иткән адәм балаларына кешеләр генә түгел, башка тереклек ияләре дә рәхмәтен ирештереп торачак.

Розалия Зиннәтова

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International