Бүләк алырлык итеп эшлиләр
17 майда Арча район авыл хуҗалыгы һәм азык–төлек идарәсе җитәкчесе Ренат Гатиятов, “Бердәм Россия” партиясе Арча җирле бүлеге башкарма комитетының баш белгече Зөфәр Нәҗметдинов язгы кыр эшләрендә яхшы күрсәткечләргә ирешкәннәре өчен “Курса МТСы” ширкәте механизаторы Динар Шакировка, “Ак барс” агрокомплексы” ширкәте тракторчысы Фидаил Фатыйховка, “Казанка” ширкәте тракторчысы Ингел Шәриповка, “Лотфуллин Р.З.” ширкәте тракторчысы Илдус Саттаровка, “Габбасов А.А.” крестьян–фермер хуҗалыгы тракторчысы Айрат Шаһидуллинга “Бердәм Россия” партиясе җирле бүлеге секретаре Илшат Нуриевның Рәхмәт хатларын, вымпеллар һәм акчалата бүләкләр тапшырдылар.
Механизаторларның тырыш хезмәте белән 18 майга 27856 гектарда (план 31722 гектар) бөртекле һәм бөртекле–кузаклы культуралар чәчелде. Җиде хуҗалыкта бу эш тәмамланды инде. Шуларның берсе – “Курса МТСы” ширкәте.
– Без чәчүне тәмамлагач сабан культуралары басуларына чәчкечләр белән ашлама керттек, – ди әлеге хуҗалык җитәкчесе Рәүф Гыйлаҗетдинов. – Хәзер язгы кыр эшләреннән бушаган механизаторлар азык әзерләү техникасы янында.
Быел яңа кайткан “Амазон” чәчү комплексы үзен аклады, дип исәпли җитәкче. Анда эшләгән Мансур Хуҗиәхмәтов барысы 1200 гектар чәчү чәчкән. Шул ук агрегат белән 150 гектарда кукуруз да чәчкәннәр.
Хуҗалыкта үрнәк итеп куярлык механизаторлар күп. Илдар Гыйльметдинов “ДТ–75” тракторы белән – 900, Әхәт Шәрәфиев 1051 гектарда чәчү чәчкән, ашлама керткән. Ленар Сафин “МТЗ–80” тракторында берле чәчкеч белән 715 гектар чәчкән.
“Ак барс” агрокомплексы” ширкәте баш агрономы Рөстәм Мөхәммәдиевне Казанбаш басуында чәчү агрегаты янында очраттык.
– Быел рапс мәйданнарын арттырдык, 750 гектарда чәчәбез, – диде ул. – Кукурузны бөртеккә дә игәбез.
Хуҗалыкның легендар механизаторы Зәкәрия Динмөхәммәтов быелгы чәчүдә дә яшьләр сокланырлык итеп эшли, “ДТ–75” тракторы белән чәчү чәчә. 52 ел инде ул басулар иңли.
Бертуган механизаторлар Раил һәм Радик Фәйзрахмановлар да сыната торганнардан түгел.
“Кырлай” ширкәтендә 500 гектарда бәрәңге утыртылды, 140 гектарда яшелчә чәчелде.
“Курса МТСы” ширкәте – 450, “Габбасов А.А.” ширкәте – 134,”Кырлай” ширкәте 120 гектарда рапс чәчтеләр. 1439 гектарда (план 8193 гектар) кукуруз чәчелде. “Курса МТСы” ширкәте – 600, “Яңарыш” ширкәте – 300, “Үзәк” ширкәте 200 гектарда кукуруз чәчте.
Ильяс Фәттахов