Акыл-баттл конкурсы дэвам итэ…

2017 елның 19 мае, җомга

Акыл-баттл конкурсы дэвам итэ…

            18 май көнне Кырлайдагы Тукай музее бинасында "ТатАрча кичләре" проекты кысаларында "Акыл-баттл" интеллектуаль уены булып узды. Бүгенге ярышта  Яңа Кырлай, Яңа Кишет, Ташкичү һәм Өчиле мәктәпләре укучылары үз белемнәрен сынадылар... Барлык кунаклар башта музейда экскурсиядә булдылар, бу вакытта да үзләренә бик күп файдалы мәгълүматлар туплый алдылар һәм бәйге башланып та китте. Барлык катнашучыларны сәламләп аны Арча муниципаль районы “Мәгариф идарәсе” начальнигының тәрбия эшләре буенча урынбасары Шакирова Миләүшә Ниязовна ачып җибәрде.

    Интеллектуаль уен берничә турда барды. “Тукай оныклары” (Яңа Кырлай), “Әдәбият сөючеләр” (Яңа Кишет), “Тукай якташлары” (Өчиле), “Мәрҗәни варислары” (Ташкичү) төркемнәре Габдулла Тукайның тормыш юлы, иҗаты, аның әсәрләре буенча язылган музыка, рәсем сәнгате үрнәкләре буенча бик кызыклы сорауларга җаваплар таптылар, үз өлгерлекләрен күрсәттеләр. Аларга, жирәбә буенча туры килгән, Тукайның бер шигырен сәхнәләштереп тә күрсәтергә туры килде. Бәйгенең барлык турлары да аһәңле җырлар, дәртле биюләр белән үрелеп барды.

   Бүгенге бәйгедә катнашучылар да, тамашачылар да бик кызыклы яңа мәгълүматлар белделәр. "Акыл-баттл" интеллектуаль уены һәркем өчен бик нәтиҗәле узды. Жюри комиссиясе әгъзалары укучыларның белемнәре тирән, ныклы булуларын билгеләп үттеләр. Бәйгенең җиңүчесе булып “Мәрҗәни варислары” (Ташкичү) төркеме танылды. Бәйге йомгаклары буенча һәр команда уенчылары Арча муниципаль районы “Мәгариф идарәсе” муниципаль учреждениясе грамоталары һәм истәлекле бүләкләргә лаек булды.

    Бүгенге бәйгедә хуҗаларны "Музей хезмәткәрләре көне" белән дә тәбрик иттек. "ТатАрча кичләре" проекты кысаларында үткән "Акыл-баттл" интеллектуаль уены күмәк “Туган тел” җыры белән тәмамланды...

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International