17 нче май көнне Арчаның 5 нче номерлы балалар бакчасында 4 нче “Каблучок” бию конкурсы булып узды. Ел саен конкурста катнашучыларның саны артканнан-арта бара. Бу елны Арча шәһәренең балалар бакчасында тәрбияләнүчеләр генә түгел, авыл балалар бакчалары да катнаштылар. Балалар үзләренең осталыкларын халык, эстрада, заманча, классик һәм оригиналь биютөрләрендәкүрсәттеләр. Һәр номинациядә җиңүчеләргә һәм призерларга истәлекле бүләкләр һәм котлау дипломнары бирелде.