Өч телне дә яхшы бел...

2017 елның 22 мае, дүшәмбе

Өч телне дә яхшы бел...

19 нчы май көнне Арча 1 нче балалар бакчасында  мәктәпкәчә яшьтәге балалар арасында “Яшь полиглот – 2017” районкүләм   бәйгесе  булып узды. Бу бәйге  балаларны Татарстан Республикасының ике дәүләт теленә һәм шулай ук инглиз теленә өйрәтү сыйфатын арттыру максатыннан оештырылды.  Бәйгедә 9 шәһәр һәм 14 авыл балалар бакчаларыннан  3 яшьтән алып 7 яшькә кадәр 30 бала чыгыш ясады. Алар өч телдә сөйләшә белү осталыкларын күрсәттеләр: шигырьләр сөйләделәр, җырлар җырладылар, үзләрен төрле яктан күрсәтергә тырыштылар. Жюри әгъзалары составында  Арча районы мәгариф бүлеге җитәкчесе урынбасары Ситдикова З.И., Арча районы мәгариф бүлеге  методисты Мухаметшина А.Т., Г.Тукай исемендәге Арча педагогия көллиятенең чит телләр өйрәтү белгече  Низаметдинова С.И. һәм шул ук көллиятнең татар теле белгече Сабирзянова Л.К. бәйгедә катнашучыларны җитди бәяләп, иң көчлеләрен сайлап алдылар. Барлык катнашучылар һәм кунаклар бәйгедән канәгать калдылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International