Чабаксарда “Гармун–күңелем минем” дигән Бөтенроссия фестиваль–бәйгесе үтте. Анда Арча балалар сәнгать мәктәбе укучылары уңышлы чыгыш ясады. “Мирас” гармунчылар ансамбле һәм “Баян” номинациясендә Илназ Баязитов – икенче, “Гармун” номинациясендә Камил Шәрәфиев өченче дәрәҗә лауреат исемен яуладылар. Җитәкчеләре Заһидә Гайфуллинага Рәхмәт хаты тапшырылды.