Татарстан Республикасында гражданнарның мөһим һәм социаль әһәмияткә ия булган проблемаларын хәл итүгә юнәлдерелгән “Халык контроле” дәүләт мәгълүмат системасы эшли. Системада күп юнәлешләр буенча махсуслаштырылган бүлекләр бар.
Мәсәлән, этил спирты, алкоголь һәм спирты булган продукция җитештерү һәм әйләнеше өлкәсендә тәртип бозу фактлары турында мәгълүмат бирү өчен “Этил спирты, алкоголь һәм спиртлы продукцияне законсыз җитештерү һәм (яки) әйләнеше” бүлеген җыйнарга кирәк. Дөрес мәгълүмат бирүче гражданнар матди бүләк алачак.
“Соры” хезмәт базары” – хезмәткәрләргә “соры” хезмәт хакы (тулысынча яки өлешчә) түләүче һәм хезмәткәрләр белән хезмәт мөнәсәбәтләрен билгеләнгән тәртиптә рәсмиләштермәүче эш бирүчеләр турында хәбәр итү мөмкинлеге бирә.