Арча районы беренчелегенә көрәш ярышлары узды

2017 елның 24 мае, чәршәмбе

20 майда “Арча” спорткомплексында 2003 елгы һәм аннан яшьрәк егетләр арасында Бөек Җиңүнең 72 еллыгына багышлап, Арча районы беренчелегенә көрәш ярышлары узды.

Ярышны тантаналы ачуда район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Рамил Гарифҗанов, мәгариф идарәсе җитәкчесе Зөлфәт Дәүләтбаев, “Арча” ширкәте икътисадчысы Марат Шәрәфетдинов катнашты. Иганәче — җаваплылыгы чикләнгән “Арча” җәмгыяте җитәкчесе Алмаз Закиров.

Бу көнне келәмдә районыбызның 18 мәктәбеннән 77 бала 10 үлчәү категориясенә бүленеп бил алышты. Командалар арасында 1 урында Иске Чүриле, 2 урында Яңа Кенәр, 3 урында Курса–Почмак, 4 урында Шушмабаш, 5 урында Арчаның 3нче мәктәбе командалары.

Барлык призчылар грамота, медаль һәм акчалата, ә җиңүче командалар диплом һәм кубок белән бүләкләнде. Төрле үлчәү авырлыгындагы призчыларның исемлеген arskmedia.ru сайтыннан карарга мөмкин. 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International