19 майда Арчада велотөн узды

2017 елның 24 мае, чәршәмбе

19 майда Арчада велотөн узды. Шәһәр һәм авылларның велосипедта йөрергә яратучылары кичке 9да Арча үзәгеннән 10 чакрымлык сәяхәткә кузгалды. Ә сәяхәтләре гади түгел — Арчаның гына түгел, Иске шәһәрнең дә тарихи урыннарында булып, үткәннәрнең кайтавазы белән танышу максатыннан оештырылган. Бу сәгатьләрдә сәяхәтчеләрнең һәр тукталган урыны “Арча” радиосы аша тыңлаучыларга да җиткерелеп торды — маршруттагы тарихи урыннар белән “Казан арты” музее хезмәткәре Ленар Гобәйдуллин таныштырып барды.

Районда мондый сәяхәт быел беренче тапкыр булуына карамастан, катнашырга теләүчеләр күп иде һәм алар бу төннән бик канәгать калуларын белдерде. Матур башлангычның киләчәге дәвамлы булсын!

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International