Басуларда эш дәвам итә

2017 елның 24 мае, чәршәмбе

Басуларда эш дәвам итә

Муниципаль район башлыгы Илшат Нуриев 23 майда соңгы ункөнлектә язгы кыр эшләрендә яхшы нәтиҗәләргә ирешкән механизаторларга Рәхмәт хатлары, акчалата бүләкләр тапшырды.

Район башлыгы “Курса МТСы” ширкәтендә Шәрәфиевләр династиясен котлады. Әхәт Шәрәфиевнең исеме күп еллардан бирле районда да билгеле. Тракторчы да, комбайн- чы да ул. “ДТ–75” тракторы белән уҗым һәм күпьеллык үләннәр тук- ландырды, чәчү чәчте. Улы Рәмис “МТЗ–1221” тракторында зәп тырмалады, туфрак эшкәртте.

“Ак барс” агрокомплексы” ширкәте тракторчысы Рафаэль Җәләлиев, “Игенче” ширкәтеннән Харис Вилданов, “Ашыт” ширкәтеннән Айдар Мөхәммәдиев та шундый бүләккә лаек булдылар.

Район җитәкчесе аларның барысына да тырыш хезмәтләре өчен рәхмәт әйтте, уңышлар теләде.

23 майга район хуҗалыкларында 57877 гектарда (план 65488 гектар) сабан культуралары чәчелде. “Курса МТСы”, “Яңарыш”, “Казанка” хуҗалыклары чәчүне тулысынча төгәлләде.

1229 гектарда бәрәңге утыртылды. Шуның 840 гектары “Кырлай” ширкәтендә. “Игенче”, “Северный” хуҗалыклары да бәрәңге утырта.

4738 гектарда (план 8455 гектар) кукуруз чәчелде. “Курса МТСы”, “Яңарыш”, “Казанка”, Сафиуллин ширкәтләре кукуруз чәчүне төгәлләделәр.

“Курса МТСы”, “Яңарыш”, “Северный” хуҗалыклары чәчүлекләрне чүп үләннәргә каршы эшкәртүгә керештеләр.

Алдынгы механизаторларыбыз күп. “Игенче” ширкәтеннән Нияз Йосыпҗанов язгы кыр эшләре чорында “Нью Холланд” тракторында “Хорш” чәчү комплексы белән 2607 гектарда чәчү чәчте, 748 гектарда туфрак эшкәртте.

“Северный” ширкәтеннән Фәнис Вәлиуллин шундый ук трактор һәм комплекс белән 2110 гектарда чәчү чәчте, 700 гектарда туфрак эшкәртте.

“Игенче” ширкәтеннән Харис Вилданов “Нью Холланд” тракторы белән 2014 гектарда туфрак әзерләде.

“Габбасов А.А.” ширкәтеннән Айнур Мостафин “МТЗ–1221” тракторы белән 1004 гектарда уҗым һәм күпьеллык үләннәр тукландырды.

“Ак барс” агрокомплексы” ширкәтеннән Данил Әгъзәмов “К–701” тракторы белән 958 гектарда культивация ясады, 556 гектарда зәп тырмалады.

Ильяс ФӘТТАХОВ

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International