Соңгы кыңгырау бәйрәме.
Җырлап торган моңлы кыңгырау ул-
Киләчәкнең кайнар сәламе,
Ак хыяллар сынмас канат булсын,
Бәхет язсын тормыш каләме.
Кояшлы, җылы 25 май иртәсе. Ишетәсезме, соңгы кыңгырау чыңын? Ул унберенче сыйныф укучыларын 11 ел буена озата килде. Беренче Белем көне дә аларның хәтерләрендә нык саклана әле.Балачакның иң кадерле, якты һәм мөкатдәс бәйрәме – тәүге кат мәктәп бусагасын атлап кергән һәм соңгы кыңгырау авазы астында соңгы дәрескә керү көнедер.
Яңа Кенәр урта мәктәбен быел уналты 11 һәм утыз ике 9 нчы сыйныф укучысы тәмамлый. Олы тормышка аяк баскан бу тантанада Арча муниципаль районы хакимияте башлыгы Ильшат Габделфәрт улы Нуриев катнашты. Район башлыгы мәктәп укучыларына, 11нче, 9нчы сыйныф укучыларына матур теләкләрен җиткерде. “Укытучы гомер буе укытучы булып кала. Сезнең хезмәтегез каршында башымны иям,”- дип ветеран укытучыларга мөрәҗәгать итте.