Сездәдер олы йөрәк...

2017 елның 26 мае, җомга

Сездәдер олы йөрәк...

Халыкара гаилә көнендә районыбыздан ике әни Ашабаштан Сәрия һәм Яңасаладан Гөлназ ханымнар — ТР Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин белән очрашуда булып кайтты. Биредә булган кешелеклелекне, очрашудан алган тәэсирләрен рухланып сөйли алар.

Райондашларыбызга мондый очрашу насыйп итү — олы йөрәкле, изгелек кылучы бәндәләр булганнары өчен Аллаһы Тәгаләнең бүләге. Дәүләт Советы Рәисе белән очрашу тантанасына күп балалы, төгәлрәге, ятим калып язмыш тарафыннан кыерсытылган балаларны үз гаилә канаты астына сыендырып, аларга гаилә җылысы, наз бүләк итүче, балаларын үзләренеке итеп, аларның тормышта уңышка ирешүләренә бар көчләрен куеп яшәүче 80 гаилә чакырылган иде. Мондый адымга бару өчен кыю, тәвәккәл, сабыр, нык ихтыярлы, мәрхәмәтле КЕШЕ булу кирәк. Яңасаладан Гөлназ ханым белән әңгәмә корганда мин аңарда нәкъ менә шушы сыйфатларны аермачык күрдем бугай.

Башы 7 ел элек аның Яңасалага килен булып төшкән көнгә барып тоташа. Гомер иткән Сабасын, үзләре мөстәкыйль тормыш итүче ике улын шунда калдырып, төпчеге Сәйдәшен ияртеп Марат Гыйззәтуллин белән чит җирдә яңа тормыш башлавы ук Гөлназ ханымның кыюлыгын искәртә. Гаиләнең тулы бәхете өчен уртак нарасый гына җитми. Нишлисең, Аллаһы Тәгалә бирсә генә бит ул андый олы бүләк... Киңәшә торгач, бала алырга уйлый алар. Ике яктан да туганнары арасында инде мондый адымны берничә еллар элек ясаган гаиләләр үрнәк булып торса, Гөлназның Казанда балалар йортында эшләве өметле учакка ялкын гына өсти. “Арада үзем бик яратып, җан җылысын биреп карый торган бала да бар иде, аны үсмәячәк, гел шулай сабый булып ятачак, диделәр. Андагы балаларны кызганып, их берәрсенә гаилә назы бирсәң иде, дип хыяллана идем”, — дип искә төшерә ул бүген. Бала алу нияте белән балалар йортына баргач, үзләренә килеп сарылган сабыйлар белән беренче очрашу мизгелләрен бүген дә күз яшьләрсез искә төшерә алмый ир белән хатын.

Бала алу уе белән яши башлагач, торак шартларын яхшырту максатыннан йорт җиткереп керә Гыйззәтуллиннар гаиләсе. Бүген шул йорт ике сабыйның, 14 яшьлек Аняның шатлыклы авазыннан гөр килеп тора. Ялларга Үрнәктә укучы Сәйдәш абыйлары да кайтса аеруча күңелле!

“Өйгә балалар кайткач тормышыбыз бөтенләй үзгәрде, Аллаһы Тәгаләнең ярдәмен гел тоеп яшибез. Акча өчен генә алдылар дигән сүзне без генә түгел, бала алган һәр гаиләгә диярлек ишетергә туры киләдер, ләкин акча өчен баланы яратып булмый. Ә яратмасаң, аңа гаилә җылысы бүләк итә алмасаң, җаннарын яралап алырга да кирәкми. Гаиләгә эләккән баладан да бәхетле бала юк, — ди Гөлназ ханым. — Без, үзебезгә ярдәм кулы сузган һәркемгә рәхмәтле. Безнең кебек балалар белән хастаханәгә еш йөрүчеләргә табиблар да игътибарлы, мәрхәмәтлерәк булсын иде”.

Гыйззәтуллиннарның хыяллары зурдан: киләчәктә нәниләргә үз фамилияләрен бирергә, зурларына тормышта үз урыннарын табарга булышырга ниятләре. Зурлары дигәннән, шушы көннәрдә аларның гаиләсе тагын арта: урта сыйныфларда укучы тагын ике балага гаилә җылысын бүләргә әзерләнә алар.

Хәйруллиннар гаиләсе Ашабашта гомер итә. 11 елдан артык алар рус милләтеннән булган абыйлы-энеле малайларга (бүген 15, 16 яшь инде үзләренә) күңел җылысын бирә, татар мохитендә тәрбияли алар. Тырышулары юкка түгел — Кириллары район күләмендә генә түгел, республикада татар теленнән алдынгы урын алып кайткан. Район күләмендә көрәштә дә алдынгылар рәтендә егетләр. Әлеге гаилә узган ел район күләмендә күркәм гаилә бәйгесендә җиңгән иде, аннары, республикадан “Эшчән гаилә” номинациясе җиңүчесе булып кайттылар. “Балалар өйгә бәхет алып килде, алардан башка тормышның яме юк”, — ди Сәрия апа.

Бу ике гаиләдә дә газиз әниләрен яшьли югалтып, үги әни белән үсүнең ни икәнен беләләр. Гөлназ апаның үзенең әнисе үги булса (алай дип әйтәсе килми, бик әйбәт булды, бүген дә хөрмәтләп яшибез үзен ди ул), Сәрия апаның кайнанасы (бергә яшиләр) да бу йортка килеп үги балаларны канат астына алып үстергән. Үз балалары булмагач, ятимнәргә гаилә назын бүләк итү тәкъдимен дә шул әби әйткән улы белән килененә.

Менә шундый язмышлар. Игелекле бәндәләргә Аллаһы Тәгалә әҗер-савапларын, үстергән балаларының игелеген күрүне насыйп итсен.

Розалия Зиннәтова

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International