Чын автоматтан аттылар
Һәр ел май ахырында район мәктәпләренең унынчы сыйныф егетләре һәм Арча педагогика көллияте, Арча агросәнәгать көллияте студентлары – булачак солдатлар биш көнлек җыенга чакырыла.
Бу без мәктәптә укыган еллардан ук килгән һәм сакланып калган файдалы һәм кирәкле чара. Быел ул 19 майдан 23 майга кадәр дәвам итте. Авыл мәктәпләре һәм агросәнәгать көллияте егетләре Зур Бирәзәдәге чыршылыкка, ә Арча мәктәпләре һәм педагогика көллияте укучылары Казанбаш янындагы аланлыкка җыелды.
Бәхеткә, быел көннәр җилле булса да, артык салкын килмәде. Югыйсә, күп очракта салкын, яңгырлы, ямьсез көннәргә туры килә иде.
– Көннәрнең яңгырлы, салкын булуы яхшырак та, истәлеклерәк тә, – ди Татарстан Республикасы хәрби комиссариатының Арча районы буенча бүлеге җитәкчесе Алмаз Борһанов. – Аннан ил сакчысы – солдатны яңгыр да, кар–буран да куркытырга тиеш түгел.
Быелгы җыенда барлыгы 111 кеше катнаш- ты. Биредә югары сыйныф укучылары чын солдатча яшиләр, хәрби хәзерлек дәресләре үтәләр, ягъни солдат тормышының башлангыч күнекмәләрен үзләштерәләр. Егетләрнең үзләренә, армиягә баргач югалып калмас өчен бик кирәк алар. Мәсәлән, стройда йөрү, радиация–химик–биологик саклану чараларын (саклану костюмы, противогаз) кию (“Аның белән солдат үзен саклый. Шуңа минут ярым эчендә дөрес итеп кияргә, шулай ук дөрес сала да белергә тиеш”, – ди Арча бишенче гимназиясенең хәрби хезмәт нигезләре дәресе укытучысы Ленар Алеев), гомумхәрби уставны өйрәнү, тактик хәзерлек (окоп казудан башлап ничек солдат үзен сугышта тотарга тиешлекне өйрәтү) һәм башкалар. Дәресләрне запастагы подполковник, әфганчы, “Сугышчан туганлык” оешмасы җитәкчесе Сергей Баһаветдинов алып барды. Аның кул сугышы, мылтык белән эш итү (ничек ятарга, атарга әзерләнергә, атарга, аннан үзеңне ничек тотарга) буенча дәресләрен күзәтеп торырга туры килде. Мондый укытучы булганда бернинди каршылыкар да куркыныч түгел.
– Безнең эшебез шул, – диде ул. – Ягъни яшь егетләрне солдат тормышына өйрәтү. Әзерлекле барсалар, үзләренә үк җиңел булачак.
Запастагы подполковник Булат Нуриәхмәтов, запастагы майор Илгиз Таһиров медицина ярдәме күрсәтү, хәрби уку йортларына укырга керү, стройда йөрү буенча дәресләр биргәннәр. Быел беренче тапкыр егетләр белән Чечняда ике тапкыр (беренчесендә 1997 елда армия сафларында хезмәт иткәндә, икенчесендә 2006 елда оператив төркем составында командировкада) булган, сугыш авырлыкларын күргән, бергә хезмәт иткән иптәшләрен мәңгегә югалтуның ни икәнен белгән янгын частенда каравыл җитәкчесе Рөстәм Салихов та булачак солдатлар белән очрашты. Ул физик хәзерлек күнегүләрен, ягьни иртәнге гимнастика, күрсәтте, кул көрәше алымнарын өйрәтте.
Гимнастика биш төрле күнегүдән тора, шуларны бишәр тапкыр ясарга кирәк. Егетләр өлгерә алмыйлар, ардылар, әмма сер бирмәделәр. “Егетләр, авыр булса, стройдан чыгыгыз”, – дисәләр дә берсе дә күнегүләр ясаудан туктамады. Дөрес, булачак солдат шундый була. “Ватанны саклау – һәр ир–атның бурычы. Солдат шундый көчле рухлы булырга, югалып калмаска тиеш. Ә бу җыен армия тормышын бераз гына булса да күз алдына китерергә ярдәм итә”, – диде Р.Салихов.
– Егетләр биш тәүлек-лек җыенда 40 сәгатьлек дәрес үтәргә тиеш. Армия тормышын үз башларыннан кичергән офицерлар аны нинди солдат күрергә теләүләреннән чыгып бирәләр, – диде Алмаз Борһанов. – Мондый җыеннар бик аз районнарда гына үтә. Аларда да әле мәктәп территориясендә муляж автоматтан атып кына. 2008 елда мин беренче тапкыр чын автоматтан аттырдым. Ул чакта әле хәрби комиссар вазыйфаларын башкаручы гына идем. Нинди җаваплылык алганымны соңыннан гына аңладым. Хәзер дә җыенның соңгы көнендә чын автоматтан атачаклар. Автоматларны Арча һәм Әтнә эчке эшләр бүлекләре биреп торды, полиция хезмәткәрләре үз контрольлегендә аттырды.
Бу көннәрдә егетләр чын солдат тормышы белән яшәде. Хәтта үзләре утынын кисеп, ярып, учак ягып, ашарга пешерде. Ә азык–төлек нинди исәптән алына, дигән сорауга: “Район мәгариф идарәсе һәр балага көнгә 115 сум исәбеннән мәктәпкә акча бүлеп бирде”, – дип аңлаттылар.
– Бу җыен күп нәрсә бирә. Хәтта пешерергә дә өйрәндек, – диде педагогика көллиятеннән Эрик Җиһаншин.
Быел егетләр янына яшьләр эшләре һәм спорт бүлегеннән килделәр һәм футбол уйнаттылар, мәдәният идарәсе хезмәткәрләре күңел ачу программасы оештырды. Иң яхшы күрсәткечләргә ирешкәннәргә грамоталар тапшырылды.
Гөлсинә Зәкиева