Җәен укучыларга кайда ял итәргә?
Түземсезлек белән көтеп алынган җәйге каникуллар, ниһаять, килеп тә җитте. Укулар тәмамланырга да санаулы көннәр генә калды. Җәй Арча районы мәктәпләре укучыларына нәрсәләр вәгъдә итә? Бу хакта сөйләшү өчен без район мәгариф идарәсе җитәкчесе урынбасары Миләүшә Шакировага мөрәҗәгать иттек.
– Миләүшә Ниязовна, быел җәйге каникулларда да һәр елдагыча мәктәп яны лагерьлары эшләячәкме?
– Әйе. 28 мәктәп яны лагере ачу планлаштырылды. Шуларның – 4се Арча, 24е авыл мәктәпләрендә. Моннан тыш алты урында (3се – Арчада, 3се авылларда) хезмәт һәм ял лагере оештырылачак.
– Бу лагерьлар арасында нинди аерма бар?
– Аерма шунда гына – хезмәт һәм ял лагерьларында укучылар мәктәп яны участогында эшләп, мәктәпкә ярдәм итәчәкләр. Моңа чүп утау, су сибү кебек һәм башка төрле җиңелчә эшләр керә. Икесендә дә өч тапкыр бушлай ашату планлаштырылган. Бер балага 127 сум исәбеннән.
– Бу лагерьлар түләүлеме?
– Хезмәт һәм ял лагерьлары бушка. Ә мәктәп яны лагерьларына юлламаның 15 процентын, ягъни 481 сум түләргә туры килә. Ял итәргә теләүчеләр бик күп, хәтта урыннар да җитми. Республика мәктәп яны лагерьларына – 804, хезмәт һәм ял лагерьларына 200 генә урын бирде. Вожатыйлар педагогика көллиятеннән һәм укытучылар арасыннан. Эш программасы, планы төзелгән инде.
– Моннан тыш районда нинди лагерьлар эшләячәк?
– Ике палаткалы лагерь ачу күздә тотыла. 20 кешене туплаган бер сменалы “Азимут” лагере Шушмабашта булачак. Аннан быел да милли телләрне үстерү республика программасы буенча Яңа Кырлайда “Без – Тукай оныклары” дигән төбәк- ара лагерь эшләячәк. Биредә бер сменада 300 бала ял итәчәк. Оештыручылары – Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгы, Татарстан Республикасы мәгарифне үстерү институты, Арча педагогика көллияте, район мәгариф идарәсе. Нәкъ узган елдагыча балаларны кызыклы программа, мавыктыргыч очрашулар көтә.
– “Шатлык” лагере турында бер сүз дә әйтмәдегез. Ул быел эшләячәкме?
– “Шатлык” ике сменада балаларны кабул итәчәк. Беренчесе 15 июньнән 5 июльгә кадәр дәвам итә. Ул “Яшь армиячеләр” (Россия Президенты Владимир Путин боерыгы буенча һәр мәктәптә төзелде) һәм “Укучыларның Россия хәрәкәте” (Түбән Мәтәскә мәктәбендә оешты) сменасы булачак. Максаты – тәҗрибә уртаклашу, өйрәнү.
Икенче смена 10 июльдән 27 июльгә кадәр. “Шаяннар һәм тапкырлар клубы” дип аталачак. Узган ел Казаннан “Шаяннар һәм тапкырлар клубы” әгъзалары килеп балаларны КВН уйнарга, сценарийлар төзергә, сәхнәдә үз–үзләрен тотарга һәм башка әйберләргә өйрәткәннәр иде. Балаларга ул бик ошады. Шуңа быел да оештырыр- га булдык. Ике сменада да 70шәр бала ял итәчәк. Юлламалар бар, район мәгариф идарәсенә килеп алырга була.
Моннан тыш без Кырым һәм Анапага да 18әр көнгә ташламалы юлламалар тәкъдим итәбез. 85 проценты хөкүмәт, 15 проценты һәм юл өчен түләү (Анапага – 28200 сум, Кырымга – 27000 сум, шуның 16000 сумы юлга) ата–аналар исәбеннән.
Җәйге чорда эшкә урнашып, бераз акча эшләп алырга теләүчеләргә мәшгульлек үзәгенә мөрәҗәгать итәргә кирәк.
Гөлсинә Зәкиева