Прокуратура аңлата
2017 елның 1 маендагы 89 номерлы Федераль закон белән “Ятим балаларны һәм ата–ана тәрбиясеннән калган балаларны социаль яклау буенча өстәмә гарантияләр турында”гы Россия Федерациясе Законына үзгәрешләр кертелде.
Үзгәрешләр ятим балаларга, ата–ана тәрбиясеннән калган балаларга һәм алар арасыннан беренче тапкыр эш эзләүчеләргә һәм эшсез дип танылганнарга эшсезлек буенча һәм мәшгульлек хезмәте органнары җибәрүе буенча һөнәри уку узганда пособие алу хокукын ныгыта.
Пособие андый кешеләрне эшсез сыйфатында теркәгән көннән әлеге төбәктәге уртача хезмәт хакы, ә стипендия эшсезлек буенча пособие күләмендә билгеләнә. Пособие һәм стипендия түләүнең гомуми чоры 6 айдан арта алмый.
Үзгәрешләр шулай ук мәшгульлек органнарына элек мәшгульлек хезмәте органнары җибәрүе буенча укудан буш вакытта вакытлыча эшкә урнаштырылган, җәмәгать эшләрендә актив катнашкан, шулай ук укыту программаларында каралган производство практикасы үткән кешеләрне беренче тапкыр эш эзләүчеләр категориясенә кертү мөмкинлеге бирә.
Рамил Йосыпов,
район прокуроры ярдәмчесе,
2 класслы юрист