Алар бүләккә лаек

2017 елның 26 мае, җомга

Алар бүләккә лаек

Яшьләр эшләре һәм спорт бүлеге җитәкчесе Ильяс Габделгазизов белән язгы кыр эшләре барышында үзләрен үрнәк итеп күрсәткән яшьләрне бүләкләргә басуларга юнәлдек. Аларның төрле хуҗалыктан булуларын исәпкә алсак, районның бер чигеннән икенче чигенә йөреп, әйләнеп чыктык дисәк тә була. Һәркайда хезмәт шавы, трактор гөрелтесе.

Беренче булып без “Нуриев Р.И.” күмәк–фермер хуҗалыгына тукталдык. Җитәкче вазыйфаларын башкаручы Илһам Мөхәммәтҗанов белән басуга юл алдык. Бүләк алырга тиешле Рафил Камаловның тракторы белән безнең турыга килеп җиткәнен көтеп торган арада, җитәкче бераз егетнең үзе белән таныштырып алды.

– Рамил Сибгатуллин белән икәү инде алар. Бик яхшы, тырыш, тәртипле егетләр. Ярый әле алар бар, – диде ул. – Рафил һәм тәҗрибәле механизатор Илнар Шакиров узышка эшлиләр. Илнарның сынатасы, Рафилнең бирешәсе килми. Рафил бүләккә лаек.

Рафилнең әтисе Рәкыйп та тракторда эшләгән. Кечкенәдән шуның янында йөргән, Үрнәктә механизаторлыкка укыган. “Шәһәргә китү турында уйламадым да. Миңа авылда ошый”, – диде ул.

“Ватан” хуҗалыгыннан механизатор Инсаф Сәгыйтьҗанов белән очрашу өчен Хәсәншәех бригадасы бригадиры Габдрәфыйк Шәрипов белән иң ерак басуларның берсенә барырга туры килде. Шул арада хуҗалык җитәкчесе Мансур Әхмәтов, агроном Габдрәис Рамазанов та килеп җитте. Җитәкчеләр һәм хезмәттәшләре каршында бүләк алу Инсаф өчен аеруча күңелле булды.

– Армиягә кадәр Казанда эшләдем. Аннан авылда калдым. Гаиләм, ике балам бар. Быел йорт җиткезеп чыктык. Кайда да эшләргә кирәк. Тырышсаң, авылда да бик рәхәт, – диде ул.

Илһам Әгъзамовны Казиледә туры китердек. “Казанка” агрофирмасы ширкәте җитәкчесе Айдар Сабиров та шунда иде. Илһам барысына да өлгерә икән. Тракторы белән басуда җир эшкәртә, аз гына буш вакыты чыктымы, “КамАЗ” машинасына утыра. “Миңа авылда рәхәт. Бөтен нәрсәне бушка бирәбез, дисәләр дә, Казанга бармыйм”, – ди Илһам.

– Хезмәт хаклары әйбәт, уртача 20 мең сум. Кыр эшләре башланганчы, апрель аенда ук шулай алдылар, – диде җитәкче.

“Яңарыш” хуҗалыгының “Авангард” бүлекчәсеннән Фирдүс Мортазин чәчүдә эшләгән. 463 гектар мәйданда үлән, 260 гектар мәйданда бөртек- леләр чәчкән. “Хәзерге вакытта 169 гектар мәйдандагы кукуруз җиренә ашлама кертә”, – диде бүлекчә идарәчесе Айрат Гарифҗанов.

– Бу беренче генә уңышым түгел, – диде Фирдүс үзе. – Үзебездә ел да беренче урыннарда барам. Узган ел Кәче Сабантуенда бозау бирделәр. Дөрес, район күләмендә батыр була алганым юк.

Электр буенча укыган булган Фирдүс. Әмма тракторда басу–кырларны иңләп йөрүне үз иткән. Хезмәтен яратып башкара. Димәк, аның бар да алда әле. Зур уңышлар тәҗрибә белән килә.

“Ак барс” агрокомплексы” ширкәте механизаторы Раил Фәйзрахмановның әтисе 45 ел тракторда эшләгән, алдынгы механизатор булган. Кечкенәдән аның янында мәш килеп йөргән Раил дә, абыйсы Радик та шушы һөнәрне сайлаган.

– 2008дән бирле эшлим, – ди Раил. – Хезмәт тәҗрибәсеннән күренгәнчә, уңыш техниканың төзеклегеннән тора. Шуңа тракторны да, чәчкечләрне дә бер ай алдан карап, төзекләндереп куям.

Аннан вакыт белән дә хисаплашмаска кирәк. Раил әйтүенчә, ул иртәнге 5тән караңгы булганчы басуда. Язгы кыр эшләре тәмамланганнан соң печәнгә чыга, урып–җыю чорында комбайнга утыра, ә кышын “Делаваль” белән мегафермада терлекләргә азык кертә.

Ильяс Габделгазизов механизаторларга дип- ломнар һәм бүләкләр тапшырды.

Гөлсинә Зәкиева

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International