Кем спортта көчле?

2017 елның 26 мае, җомга

Кем спортта көчле?

Район мәгариф учреждениеләре профсоюз хезмәткәрләренә көн килеште. Иртәдән кояш иде. Төшке аштан соң эшкә тотындылар.

Мәгариф учреждениеләрендә эшләүче профсоюз әгъзалары йөгерү буенча ярышларда катнашты. Профсоюз оешмасы җитәкчесе Вакыйф Харисов ярышларның үзәгендә иде. Арчаның 7нче мәктәбе физкультура укытучысы Булат Гәрәев, “Арча” спорт комплексы методисты Фагыйлә Борһанова йөгерүчеләргә старт биреп, финишта каршы алып, мәгълүматларны теркәп барды. Кәефләр күтәренке иде. Шаян сүз, бер-берсенә төрттерүләр, көлүләр яңгырап торды. Бу ярышлар гына түгел, бу үзара аралашу, күрешү дә иде. Җиңүчеләрнең шатлык- лары әллә каян күренеп тора. Әнә, Кәче мәктәбе физкультура укытучысы Хәйдәр Зәйнуллин 400 метрны йөгерүдә:

– Беренче урынны кире кайтардым бит, – дип елмая. – Узган ел икенче идем.

40 яшьтән олырак ир-атлар арасындагы ярыш турында сүз бара иде. Ә менә 40 яшькә кадәрле ир-атлар арасындагы ярышта (800 метр) “Арча” спорт комплексында эшләүче Адел Мөҗипов беренче урынны алды. Озын буйлы егетне Арча стадионында еш очратасың.

– 800 метр минем өчен кыска дистанция, – дип сөйли Адел. – Мин гадәттә озын арага (10 км һ.б.) йөгерәм.

Адел үзенең спортка тартылуына Арча педагогика көллиятенең физик тәрбия укытучысы Бари Бакировка рәхмәтле. Гадәттә спортның сәламәтлеккә уңай йогынты ясавын өлкәнәя башлагач беләсең, ә Адел инде аны яшьтән үк аңлаган.

100 метр араны иң тиз йөгереп үткән Арчаның 9нчы балалар бакчасында эшләүче Лилия Гәрәева спортчылар гаиләсеннән. Алар быел Арча Мәдәният йортында яшь гаиләләр бәйгесендә дә катнаштылар. Лилия үзе, аның 6 сыйныфта укучы улы Эмиль, бакчаның зурлар төркеменә йөрүче кызы Самира, тормыш иптәше Булат (бүген ярышны ул алып бара) һәм әниләре Руфина ханым сәхнәдә бик матур чыгыш ясады. Барысы да спорт белән шөгыльләнә.

– Балалар белән бергәләп йөгерәбез, велосипедта йөрибез, – дип сөйли Лилия ханым.

Курса–Почмак мәктәбе физкультура укытучысы Хәлил Хәсәновның йөгерүен күрсәгез иде! Әйтерсең лә, йөгерми ул, ә кызу-кызу атлап кына килә. Ә барысын да артта калдырган! Аның утырып торган чагы бармы икән? Юктыр, мөгаен. Арчаның 11нче бакчасында физик тәрбия инструкторы булып эшләүче кызы Гүзәл Җамалиева да 800 метр араны беренче булып үтте.

 50 яшьтән узганнар да үзләрен спортта сынады. Соңгы елларда спортка тартылучылар арта бара. Кышын чаңгыда йөреп, җәен йөгереп, велосипедта җилдереп, сәламәтлекләрен ныгытучылар күбәйде.

Катнаш эстафетада беренче урынны Яңа Кенәр мәктәбе, 2нче урынны Апаз мәктәбе, 3нче урынны Түбән Аты мәктәбе командалары алды. Нәтиҗәләрне arskmedia. ru сайтыннан карый аласыз.

Бу ярыш 2016–2017 уку елында башлангыч профсоюз оешмалары арасында соңгысы – хәлиткече иде. Уку елы дәверендә барлык спорт төрләре буенча оештырылган ярышларның нәтиҗәләре түбәндәгечә: өченче ел рәттән Апаз мәктәбе профсоюз оешмасы 1нче урынны яулый. 2нче урында – Үрнәк агросәнәгать көллияте, 3нче урында – Сикертән мәктәбе командасы. Җиңүчеләр үзләренең спорт залларын кирәкле җиһазлар белән тулыландырачак.

Румия Надршина

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International