Җиңүчеләрне буләкләү тантанасы.
27 нче май көнне Казан шәһәренең Пирамида залында Бөтенроссия предмет олимпиадалары призерларын һәм республика олимпиадасы җиңүчеләрен , аларның укытучыларын бүләкләү тантанасы узды. Җиңү яулаган укучыларны һәм аларның остазларын ТР мәгариф һәм фән министры Э.Н. Фәттәхов, ТР Дәүләт Советының Мәгариф, мәдәният, фән һәм милли мәсьәләләр комитеты рәисе Р.И. Вәлиев, Дәүләт Советы Рәисе урынбасары Р.А. Ратникова, югары уку йортлары ректорлары һәм башка рәсми затлар котлады. Тантаналы чарада безнең районыбызның 7 укучысы һәм укытучылары бүләкләнде:
Бөтенроссия олимпиадасы призерлары:
1.Лесхоз урта мәктәбеннән Зиннатов М. ( укытучысы Курбанова С. А)
2.Арчаның 5 нче гимназиясе укучысы Хакимуллина Э.( укытучысы Сибгатуллина Р. Ш.)
Республика олимпиадасы җиңүчеләре:
1. Г. Тукай исемендәге Ашытбаш мәктәбе укучысы Сәлимҗанова Г. ( укытучы Авхадиева М. Р.)
2. Шушмабаш мәктәбе укучысы Каримова А. (укытучысы Сабитова Т. Ә.)
3.В.Ф. Ежков исемендәге Арчаның №1 мәктәбеннән Середина А. ( укытучысы Сафиуллина Г.Н.)
4.Арчаның №2 мәктәбе укучысы Хадыкина Е.( укытучысы Мөбәрәкшина Г.Р.)
5.Арча № 7 мәктәбе укучысы Хаева А.( укытучысы Фәйзуллина А.М.)