Сынатмаска иде исәп

2017 елның 31 мае, чәршәмбе

Сынатмаска иде исәп

Яңа Кырлай мәдәният йортында башлангыч хәрби исәп мәсьәләләре буенча җирле үзидарә органнарының җаваплы кешеләре белән инструкторлык–методик җыены булды.

Анда ун районнан авыл җирлекләрендә хәрби исәп буенча җаваплы хезмәткәрләр килгән иде. Җыенда Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты аппаратының бүлек җитәкчесе урынбасары Рәшит Ахунов, Татарстан Республикасы хәрби комиссариаты җитәкчесе ярдәмчесе Дмитрий Бойко, район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Рамил Гарифҗанов, Арча һәм Әтнә районнары буенча бүлек җитәкчесе Алмаз Борһанов катнашты.

Рамил Гарифҗанов җыендагыларны Арча районы белән таныш- тырды, безнең районда хәрби комиссариатның  хакимият белән тыгыз элемтәдә эшләве, хәрби исәпнең яхшылап уйланылган, алдан төзелгән план нигезендә оештырылуы турында әйтеп үтте.

Рәшит Ахунов бу чараны тарихи яктан истәлек- ле урында үткәрү мөмкинлеге тудырган өчен район җитәкчелегенә рәхмәтен белдерде. Ул җыендагыларны Татарстан Республикасында запастагы гражданнарны хәрби исәпкә кую буенча эшнең торышы белән таныштырды.

– Әмма җыенның максаты ул гына түгел, ә 2017 елга бурычлар билгеләү, методик ярдәм күрсәтү, норматив документларны искә төшерү, – диде ул.

Башлангыч хәрби исәпкә кую буенча тиешенчә эшләмәгән җирле үзидарәләр турында да әйтеп китте. Кимчелекләргә дә тукталды һәм аларны бетерү юлларын аңлатты, “Хәрби исәпкә куюны оештыру буенча беренчелекне яулаган идек, быел да сынатмабыз дип ышанам”, – диде Р.Ахунов.

Район финанс–бюджет палатасы җитәкчесе урынбасары Сиринә Сабирова федераль бюджеттан бирелгән акчаның нинди максатларда тотылачагы турында аңлатты. Яңа Кырлай авыл җирлеге башлыгы Газинур Сәфәров  бу юнәлештә эш тәҗрибәләре белән уртаклашты. Татарстан Республикасы хәрби комиссариаты җитәкчесе өлкән ярдәмчесе Дмитрий Бойко җирле үзидарә органнарында башлангыч хәрби исәпкә куюны оештыру буенча эшлекле киңәшләрен бирде. Татарстан Республикасы хәрби комиссариатының Арча һәм Әтнә районнары буенча бүлегенең бүлекчә җитәкчесе Елена Мартьянова һәм бүлекчә җитәкчесе өлкән ярдәмчесе Илмира Шәкүрова эш тәҗрибәләре белән уртаклаштылар, запастагы гражданнарны хәрби исәпкә кую документларын тутыру тәртибе һәм кагыйдәләре белән таныштырдылар.

Гөлсинә Зәкиева 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International