Дәгъва белдерелде

2017 елның 31 мае, чәршәмбе

Дәгъва белдерелде

Район прокуратурасы судка 8 җинаять эше буенча 400 меңнән артык сумга дәгъва җибәрде.

Арча районы прокуратурасы Татарстан Республикасы мәҗбүри медицина иминияте территория фондының ясалган җинаятьләр нәтиҗәсендә зыян күргән гражданнарга медицина ярдәме күрсәтүгә тотылган бюджет чыгымнары фактларын тикшерде.

Тикшерү нәтиҗәләре түбәндәгечә: хөкем карарлары законлы көченә кергән гаепле кешеләрдән 441 мең сум зыянны әлеге фонд файдасына эзләп алу турында судка 8 гариза җибәрелде.

Мәсәлән, Биектау районында яшәүче кеше гаебе белән ясалган юл–транспорт һәлакәте нәтиҗәсендә зыян күрүчене дәвалау дәүләткә 29 мең сумнан артыкка төшкән.

Курса–Почмак авылы янында юл–транспорт һәлакәте ясаган ир кечкенә яшьтәге зыян күрүчене дәвалаган өчен дәүләткә 49 мең 381 сум акча кайтарырга тиеш.

Хәзерге вакытта ирегеннән мәхрүм ителгән Алексей Шәрәповның җинаятьчел хәрәкәтләре белән, зыян күрүче тормышына куркыныч булган тән җәрәхәтләре ясалган. Аны дәвалау өчен 29 мең 470 сум дәүләт акчасы тотылган.

Казанда яшәүче элек хөкем ителгән Валерий Нагорныйның бик каты кыйнавы нәтиҗәсендә имгәнгән иргә медицина ярдәме күрсәтү өчен фонд 79 мең сум акча бирә.

2016 елның төнендә А.Н.Назаретян исерек хәлдә үзе белән яшәүче хатынның башына авыр әйбер белән суга. Шуннан соң зыян күрүче 4 ай буе төрле дәвалар ала. Аны сәламәтләндерү өчен 42 мең сум акча тотыла.

Әлеге очракларның барысында да зыян күрүчеләргә медицина ярдәме мәҗбүри медицина иминиятенең дәүләт акчасы исәбенә күрсәтелә.

РФ Гражданлык кодексының 1081нче маддәсе нигезендә, башка кеше китергән зыянны түләүче шәхес аны гаепледән кире кайтарып алу таләбе куярга хокуклы. Әлеге юнәлештә эш дәвам итә.

Радик Хәбибуллин,

Арча районы прокурорының өлкән ярдәмчесе,

юстиция киңәшчесе

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International