Халыкара балаларны яклау көне уңаеннан гражданнарга хокукый ярдәм күрсәтү көне

2017 елның 31 мае, чәршәмбе

2017 елның 1 июнендә Татарстан Республикасында балалар хокуклары буенча Вәкил, республика министрлыклары һәм ведомстволары белән берлектә, 10 сәгатьтән 13 сәгатькә кадәр Татарстан халыклары дуслыгы йорты базасында (Казан шәһәре, Павлюхин урамы, 57 йорт) Халыкара балаларны яклау көне уңаеннан гражданнарга хокукый ярдәм күрсәтү көне үткәрә.

Әлеге чараның максаты –  гражданнарга балигъ булмаганнар хокукларын һәм мәнфәгатьләрен яклау мәсьәләләре буенча хокукый һәм юридик ярдәм күрсәтү. Чарада балалар хокукларын тәэмин итү өлкәсендә аерым вәкаләтләрне тормышка ашыручы тармак министрлыклары һәм ведомстволары, хокук саклау органнары, прокуратура, Татарстан Республикасының адвокатлык палатасы вәкилләре катнашуы планлаштырыла.

Гражданнарга хокукый ярдәм күрсәтү көнендә балаларның хокукларын һәм мәнфәгатьләрен яклауга кагылган барлык сорауларга җавап алып булачак.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International