Конкурста җиңүчеләр

2017 елның 31 мае, чәршәмбе

Конкурста җиңүчеләр

Республика күләмендә һәр уку елында үткәрелә торган “Мәктәп укучысының иң яхшы мәдәни көндәлеге” конкурсына йомгак ясалды. Безнең районнан Арчаның В.Ф.Ежков исемендәге 1нче мәктәбеннән 1 сыйныф укучылары Ильяс һәм Сәгыйть Надршиннар, 4 сыйныфтан Илүзә Абдуллина, Наласа мәктәбеннән 2 сыйныф укучысы Булат Фәттахов җиңүче булдылар. Аларны Казанда “Әкият” курчак театрында котладылар.

“Мәдәни көндәлек”не уку елы башланганда башлангыч сыйныф укучыларына өләштеләр. Бик матур төсле китап-көндәлек.  “Мәдәни көндәлек” турында язган булды. Идеясе яхшы икәнне чамаладык. Әмма үз башыңа төшкәч кенә аны тулысы белән аңлыйсың икән.

2016 елның сентябре, октябре үтеп китте. Ноябрь ахыры җитте. “Мәдәни көндәлек” күңелне тырнап тора: тотынган юк.

Аллага тапшырып, башлап җибәрдек без. Нәрсәдән башларга соң? Гомумән, “Мәдәни көндәлек”  нәрсә ул? Ник уйлап чыгарганнар аны? Гади генә итеп әйткәндә, баланы кечкенәдән мәдәни, мәгърифәтле итеп үстерү  максатыннан уйланылган ул. Бала турында гына түгел, әти-әниләрне дә кайгыртып эшләнгән проект. Чөнки бала белән бергә әти-әниләрнең дә мәдәни, тарихи белеме арта. Музейларның, кино-театрларның да финанс ягына күпмедер дәрәҗәдә файда килә.

“Мәдәни көндәлек” гаилә тарихыннан, яшәгән урамыңнан, мәктәбеңнән башлана. Башта без нәсел-ыруыбызны, туганнарны барладык, мәгълүматларны туплап, конкурска җибәрдек. Урамыбыз (Арчаның Зур урамы) тарихы  белән кызыксындык. Зур урамындагы чиркәү 19 гасырда 17 ел төзелгән, дигән мәгълүмат бар! Аның төзелешенә Капраловлар (йорты саклана, анда элек Татфондбанк иде) кебек купецлар өлеш керткән. Безнекеләр (Ильяс, Сәгыйть Надршиннар, укытучылары Альбина Раифовна) укыган мәктәп Советлар Союзы Герое Валентин Ежков исемен йөртә. Кем ул Валентин Ежков? Малайлар белән мәктәпнең музеена кердек. Геройлар аллеясына бардык.

Аннан киттек “Әлифба” музеена. Арча станциясендәге тимер юл вокзалына төштек. Ул Арчаны илнең төрле төбәкләре белән тимер юл  аша тоташтыра. Арчаның күренекле шәхесләре Сызгановлар, Капраловлар белән кызыксындык, тарихи йортлары янында фотога төштек. Арчада “Казан арты” тарих-этнография музеена, әдәбият һәм сәнгать музеена сәяхәт кылдык. Бөек шагыйрь Г.Тукай эзләре буйлап Кушлавыч, Яңа Кырлай авылларына бардык, музейларга кердек, Сәгъди абзый йорт-бакчасында булдык. Төрле мәдәни чараларда, халык бәйрәмнәрендә да кат- нашырга тырыштык.

Шимбә, якшәмбе җитсә, Казанга чыгып китәбез. Казан федераль университетының зоология музеен күреп исебез китте. Анда нинди генә җанварның карачкысы юк иде!  Казан Кремле ишегалдындагы Татарстанның табигый тарих музеен күреп тә күпме мәгълүмат тупладык. Андагы динозаврлар аерата кызыксыну уятты. Республиканың милли музее, Казанның сәнгать музее, язучы А.М.Горький, шагыйрь Муса Җәлил, Евгений Боратынский, язучы һәм журналист Василий Аксенов, опера җырчысы Федор Шаляпин, татар рәссамы, сынчы Баки Урманче музейлары – үзе бер дөнья. Баки Урманче музеен карап чыккач, янәшәдәге бакчага кердек. Балалар заманча итеп эшләнгән балалар мәйданчыгында рәхәтләнде уйнап. Ул Лядской бакчасы иде. Кем ул Лядской? 18 гасырда Казанда яшәгән генерал-майор Александр Лецкой булып чыкты ул. Император Павел I Казанга килгәч, Лецкойга туктала һәм бу гаиләне бик ошата. Киткәндә урамны Лецкой дип исемләргә куша. А. Лецкой үз йорты каршына бакча эшли, агачлар утырта. Шул чордан калган бакча бу. Бакча соңгы елларда ныклап төзекләндерелгән.

“Мәдәни көндәлек” сайтына яңалыкларны язып бардык, конкурсларында катнаштык, фотоларны туплап, тәэсирләрне язып, “Мәдәни көндәлек”не тутырдык. Җиңүчеләр буларак, Казанга ике көн рәттән бардык: 25 майда сайтка актив язучыларны милли музейда бүләкләделәр, 26 майда “Мәдәни көндәлек” проектында җиңүчеләрне котладылар.

Кыскасы, Арчаның, Казанның, республиканың тарихи урыннары бик күп, аларны карарга, өйрәнергә кирәк. Җиңүчеләр Илүзә һәм Булатның ничек итеп “Мәдәни көндәлек” проектын үтәүләре турында да язачакбыз.

Румия Надршина

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International