Курсалар кебек эшләргә

2017 елның 31 мае, чәршәмбе

Курсалар  кебек эшләргә

Узган шимбәдә “Курса МТСы” ширкәтендә терлек азыгы әзерләүгә багышланган семинар–киңәшмә булды. Анда район авыл хуҗалыгы һәм азык–төлек идарәсе җитәкчесе Ренат Гатиятов, белгечләр, хуҗалыклар җитәкчеләре, баш инженерлар катнашты.

Бу көнне хуҗалыкның азык әзерләүдә катнашачак техникасын кабул итү дә үткәрелде. Күпьеллык үлән басуы кырыенда “Магдон”, “Полесье” комбайннары, озынайтылган, биекләндерелгән  арбалар,  пресслар таккан тракторлар тезелеп киткән.

– Беренче чиратта сезнең барыгызга да язгы чәчүне уңышлы башкарып чыккан өчен рәхмәт әйтәм, – диде авыл хуҗалыгы һәм азык–төлек идарәсе җитәкчесе Ренат Гатиятов. – Җитәкчеләргә дә, инженерларга да рәхмәт. Яңа оешкан хуҗалыкларга аеруча кыенга туры килде, алар кабул иткәндә техника ремонтланмаган да иде. Тырыштылар, булдырдылар. Хәзер менә азык әзерләү бурычы тора. Анда да сынатмассыз, дип ышанам.

– Әле монда азык әзерләүдә эшләячәк техниканың 70 процент чамасы гына, – диде хуҗалык җитәкчесе Рәүф Гыйлаҗетдинов. – Калганнары төрле эштә, мәсәлән, “КамАЗ”лар йөк ташуда. Алар бар да әзер, әйтәсең икән – бүген азык әзерләүгә керешәчәкләр.

– Азык әзерләүдә катнашачак техникага да таләпләр бер –  алар техник карау үткән булырга тиеш. Беркөн бер хуҗалыкның тракторын туктаттым – ут сүндергече юк, техник карау үтүгә җыеп алдылар аларны, ди. Комбайннарныкын куеп торганнар икән. Болай ярамый, һәр техниканың үзенеке булырга тиеш, – ди “Ростехнадзор”ның Арча районы буенча бүлеге җитәкчесе Габделхак Касыймов. 

Район авыл хуҗалыгы һәм азык–төлек идарәсенең үсемлекчелек һәм терлекчелек бүлекләре консультантлары Раил Шакирҗанов белән Роберт Хәйретдинов үлән чабу сроклары, сенаж салу технологиясе турында сөйләделәр. Кыяклы үләннәрне башак чыгара башлагач, кузаклы культураларны чәчәк бөреләнгәч, чәчәк ата башлагач урырга киңәш иттеләр. Яшел масса 55–60 процент дымлылыкта вакытта сенажга салу әйбәт. Кояшлы көндә мондый дымлылыкка калу өчен бер көн җитә. Һәм, билгеле инде, көн–төн яхшылап таптатырга.

Район башкарма комитетының хезмәтне саклау буенча белгече Муллахмәт Әскәров терлек азыгы әзерләү чорында куркынычсызлык кагыйдәләрен үтәүгә җитди карарга кирәклеген искәртте. Ашау, ял итү урыннарын флагчык белән булса да билгеләп куярга.

Семинарда катнашучылар “Курса МТСы” ширкәтенең силос, сенаж чокырларын да карап үттеләр. Алар чистартылган, агартылган. Сүз уңаеннан – хуҗалыкның тагын бер елга җитәрлек азык запасы бар.

– Яңа печән склады төзибез, – ди Рәүф Гыйлаҗетдинов. – Бөтен печән түбә астында булачак.

Сөйләшү Түбән Курса ындыр табагында дәвам итте. Хуҗалык җитәкчесе әйтүенчә, узган ел биредә  25 млн. сумлык эш башкарылган. Ике склад, ике ашлык чистарту линиясе (хәзер монда алар өчәү) төзелгән, электрон үлчәү урнаштырылган. Тәүлеккә 600 тоннага кадәр эшкәртеп була.   Быел Сарай–Чокырчада яңа линия төзелә.

Хуҗалык узган ел 24 млн. сумлык орлык саткан.

Россия авыл хуҗалыгы үзәге филиалы бүлеге җитәкчесе Рүзәл Мортазин барлык хуҗалыкларда да бушаган складларны чистартып, агартып, корткычларга каршы эшкәртеп куярга кирәклеген әйтеп үтте.

Район авыл хуҗалыгы һәм азык–төлек идарәсе җитәкчесе Ренат Гатиятов семинар–киңәшмә эшенә йомгак ясады, бурычларны  аңлатты. Якындагы көннәрдә бөтен хуҗалыкларда да  азык әзерләү техникасын кабул итү үткәреләчәк.

Ильяс Фәттахов

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International