Аралашып яшәсеннәр
Бочче спорт уены мөмкинлекләре чикле кешеләр өчен. Ике кеше катнаша. Берсе зәңгәр, икенчесе кызыл туп белән уйный. Шулар уртадагы ак шарга таба үз шарларын ыргыта. Кайсыныкы якынрак була, шул җиңүче. Карап торышка бик гади. Тик мөмкинлекләре чикләнгәннәр өчен түгел. Аларга, бигрәк тә инвалид коляскасында утырганнарына бу эш бик авырдан бирелә. Әмма файдасы зур. Кулларга, гәүдәгә, аякка хәрәкәт ул.
– Арчада бочче белән шөгыльләнүләре турында ишеткән идем. Кызыбызга операцияләр булып, йөри алмый калдык. Хәзер үзем йөртәм. Беренчедән, кулларына файдасы булмас микән дим. Аннан кеше арасында йөрүе дә күңелле бит. Аз вакыт шөгыльләнсәк тә, Арчада беренче, Чабаксарда өченче урыннарны
алырга өлгердек инде, – диде Көтектән Фәния Әсхиева.
Зәринә озак еллар көтеп алган бала була. Фәния ханым кызын үлеп ярата, аның өчен барын эшләргә дә әзер. 14 яшьлек Зәринәнең уңышларына, кызыннан бигрәк, анасы ныграк сөенә.
– Файдасын күрәбез. Беренче чиратта безнең өчен шунысы мөһим. Балаларны туплап, шундый секция оештырган, алар өчен җан атып йөргән тренер Фәрит Минхәировка рәхмәтебез чиксез зур, – диде Диләрә Сөнгатуллина. – Кызым Зиләнең уңыш- лары да күп. Өченче елын инде Мәскәүдә Арча данын яклый.
“Таттелеком” җәмгыяте җитәкчесе Лотфулла Шәфигуллин да Арчадагы бочче секциясе турында ишеткән. Мөмкинлекләре чикләнгән балаларга бүләк тә әзерләгән. Узган атнада җәмгыятьнең матбугат хезмәте җитәкчесе Рөстәм Зәкуанов Арчага кайтып, бочче белән шөгыльләнүче балалар белән очрашты, һәрберсе белән аерым–аерым танышып чыкты, әлеге уен, аның тарихы белән кызыксынды, туплар, һәр спортчыга спорт костюмнары тапшырды.
– Бу уен борынгы Римда, аннан борынгы Грециядә барлыкка килгән. 1984 елда спортның бу төре паралимпия уеннарына да кертелә. Россиядә 15–20 ел элек шөгыльләнә башладылар. Татарстанга ул көтмәгәндә килеп керде. Яшел Үзәннән бер инвалид кыз Мәскәүдә институтта укыганда бочче секциясенә йөри. Кайтып әнисенә әйтә. Ул үз чиратында спорт комитетына җиткерә, – дип тарихы белән таныштырды Фәрит Минхәиров. – Ә мин бу уен белән инвалидлар спартакиадасына баргач таныштым һәм үзебездә дә оештырырга кирәк дигән фикергә килдем. Спорт комитетына җиткердем, акча сорамыйм, дидем. Ризалык бирделәр. “КСМ” ширкәте җитәкчесе Рафаэль Муллагалиев туплар алып бирде. Ул вакытта командада дүрт кеше иде, хәзер унга җитте. Беренче булып уйный башлаган Рамил Шәрәфетдинов (команда капитаны) Татарстан җыелма командасы составында Россия чемпионатында катнашып, чемпион булды, спорт остасына кандидат исемен яклады, Севастопольгә Бөтенроссия ярышына бару хокукын яулады. Ралинә Шакирова, Зилә Сөнгатуллина, Ришат Әхмәдуллин, Рәнис Сәгъдуллин, Айрат Низамиев, Рөстәм Мостафин, Фәнзия Заһидуллина, Гөлүсә Гарифҗанова, Зәринә Әсхиева – барысының да уңышлары зур. Башта Айрат машина белән күбесен алып килә, кайтарып куя иде. Бер ел элек автобус бирделәр.
Ул спорт инвентаре, туплар җыелмасы биргән өчен Лотфулла Шәфигуллинга һәм аның коллективына рәхмәтен белдерде.
– Изге күңелле кешеләр бар, беләбез. Әмма Фәрит Минхәиров кебекләр сирәк. Шундый зур җаваплылык алып команда туплавына, уңышларга ирешүенә шаккаттым һәм чын күңелдән сокландым, – диде Рөстәм Зәкуанов. – Киләчәктә дә шулай үзләренә шөгыль табып, күрешеп, аралашып яшәсеннәр, спорт сәламәтлекләренә дә файда китерсен иде.
Гөлсинә Зәкиева