Язучылар килде
Узган ел Тукайның 130 еллыгы уңаеннан язучылар Арча мәктәпләрендә булып, шигъри марафон үткәргәннәр иде. Марафонны быел да дәвам итәргә булдылар. Аерма шунда гына, бу юлы ул балалар бакчалары аша үтте.
Узган атнада безгә Татарстан Язучылар берлеге рәисе Данил Салихов җитәкчелегендә язучылар, шагыйрьләр, драматурглар Вакыйф Нуриев, Камил Кәримов, Хәнәфи Бәдигый, Рифат Җамал, Фирдәвес Зариф, Рифә Рахман, Альберт Гаделшин, танылган журналист Риман Гыйлемханов, Язучылар берлегенең матбугат үзәге җитәкчесе Нәгыйм Шаһиев килде. Аларны район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Рамил Гарифҗанов һәм район мәдәният идарәсе җитәкчесе Рамил Мөхетдинов озатып йөрде. Кунакларны иң беренче булып чәкчәкләр белән, “Туган тел”не татар, рус, инглиз телендә сөйләп, татар көенә биетеп Арчаның 9нчы номерлы балалар бакчасында каршы алдылар.
“Шатлык”та балалар үзләренчә гади итеп шагыйрь тормышы белән таныштырдылар. Тукай әсәрләренә нигезләнеп төзелгән әдәплелек дәресе дә бик кызык- лы үтте. Кунакларның үзләрен дә тик тотмадылар, оркестр оештырып, һәрберсенә “уен кораллары” биреп, Тукайның “Бәйрәм бүген”ен уйнаттылар. Ул аларга бик ошады, Данил Салихов соңыннан шаярып: “Юкка язучы булып йөрибез икән”, – диде.
Кунаклар үзләре дә буш кул белән килмәгән. Казан циркының элеккеге баш режиссеры, иллюзионист, шул ук вакытта драматург Альберт Гаделшин фокуслар күрсәтте.
– Без бүген балачак дөньясында. Сез келәмдә генә йөрисез, безнең балачак ялан тәпи чирәмдә каз бәбкәләре көтеп үтте. Сез – Тукай ягыннан. Биредә без гел Тукайны эзлибез. Ә сез барыгыз да Тукайга ошаган, – дип көлдерде Камил Кәримов.
Чираттагы тукталыш – унберенче балалар бакчасында. Биредә шагыйрь әкиятләре геройлары Шүрәле, Су анасы, Сарык белән Кәҗә, Гали һәм Былтыр бүгенге көн белән яшәделәр, сөйләштеләр, проблемаларны хәл иттеләр.
Икенче балалар бакчасында Идел буе халыклары дуслыгына багышланган кичә оештырылды. Аларның биюләре, уеннары, шигырьләре тәкъдим ителде. Берсеннән–берсе матур костюмнар күзләрне камаштырды. Матрешкаларны татар, мордва, мари, чуваш малайлары һәм кызлары алыштырды. Иң соңыннан Шүрәлеләр биюе күрсәтелде.
Бишенче балалар бакчасында кунакларны капка төбеннән үк нәни Апуш каршы алды. Балалар бакчасы ишек төбенә килеп җиткәнче умырзаялар “чәчәк атты”, күбәләкләр “очты”. Нәни йолдызчык Зәлилә Ибәтуллина Тукай сүзләренә иҗат ителгән җыр башкарды. Бәйрәм балалар бакчасына кергәч тә дәвам итте.
Аннан язучылар ике төркемгә бүленеп Наласа, Кушлавыч, Утар Аты, Түбән Аты мәктәпләренә юл алды. Наласа мәктәбендә кунаклар өчен җырлы–биюле бик матур чара оештырылган иде. Кунаклар балалар чыгышларын сокланып күзәттеләр. Үзләре дә җавапсыз калмадылар, шигырьләрен сөйләделәр, матур теләкләрен җиткерделәр. Альберт Гаделшинның фокуслары да балаларга бик ошады.
Гөлсинә Зәкиева