Күрше хакы – тәңре хакы

2017 елның 2 июне, җомга

Күрше хакы – тәңре хакы

“Күрше белән гел дус булып, яшибез без гомер бакый...” Арчаның икенче урта мәктәбе спорт мәйданчыгында үткән күршеләр бәйрәмен Расих Галимҗанов әнә шундый сүзләрдән торган җыр белән башлап җибәрде. Халыкара күршеләр көненә багышланды бу чара. Оештыручылары – “Идарәче компания” һәм торак–милекчеләр ширкәтләре.

“Күршең бай булса, тавыгың тук булыр”, “Йорт сатып алганчы, күршеләреңнең кем икәнен бел”, “Күршеләргә туй килсә, син дә капкаңны ачып куй” һәм башкалар. Күршеләр турында халык мәкальләре бик күп. Чыннан да авырлык килсә дә, берәр нәрсә кирәк булса да, беренче булып күршеләргә керәбез. Яхшы күршең булу – үзе бер бәхет.

Күпфатирлы йортларда яшәүчеләр күршеләргә бай. Уңга карасаң да, сулга карасаң да – күрше. Урамга чыксаң да – күршеләр. Бергәләп җыештыралар, чәчәкләр утырталар, тирә–юньне ямьләндерәләр. Бу бәйрәмдә аеруча активларына бүләкләр, рәхмәт хатлары да бирелде. Аларны шәһәр башкарма комитеты җитәкчесе Рөстәм Касыймов белән “Идарәче компания” җитәкчесе Илдус Әһлиев тапшырды. Иң актив торак–милекчеләр ширкәте җитәкчесе дип табылган Ибраһим Сабировка да бүләк бирелде.

Г.Камал урамында яшәүче Рәшит Ганиев та бүләкләнүчеләр арасында бар иде. Искиткеч чиста, пөхтә, тәртип, матурлык яратучы кеше ул. Подъезд яннарын тәртипләп, себереп, карап кына тора. Үзе алып кайтып агачлар утырта. Корганнарын яңаларына алыштыра. Быел ул утырткан чияләр шау- лап чәчәк атты. Хәзер миләшләре чәчәккә бөреләнеп утыра. Рәшит абый шуларга карап сөенә, бу гүзәллектән ямь һәм тәм таба. Хатыны Резеда Гарифуллина да нечкә күңелле, табигать җанлы, матурлыкны күрә, аңлый, бәяли белүче ханым. Җәй җиттеме тәрәзә каршыларындагы бакчалары шау чәчәккә күмелә һәм көзгәчә шушы гүзәллекне югалтмый. Бу турыдан үткән бер кеше дә алар бакчасына игътибар итми калмый. Бу кечкенә генә, әмма дәрәҗәле бүләккә Рәшит абый да, Резеда ханым да бик лаек.

Бәйрәм күп өлкәне үз эченә алган иде. Бер урында кул осталары эше белән танышасың, икенче җирдә шахматчылар көч сынаша, читтәрәк спорт ярышлары бара, балалар өчен уеннар гөрли. Бүләкләре дә бар. Теләгән кешегә самоварда чәй кайнап утыра, янына кайнар коймагы, тәм–томы да бирелә. Ә концерт карарга яратучылар өчен җырчылар алышынып кына тора. Һәр торак– милекчеләр ширкәте концерт номерлары әзерләп алып килгән. “Яшь йөрәкләр” (җитәкчесе Нәсимә Гарифуллина) чыгыш ясады, Рәсим Низамиев, Данис Гайфуллин, Разыя Гайнетдинова, Лениза Садыйкова, Фәния Сабирҗанова, Айрат Шәңгәрәев, Мәгъфүр Шәфигуллин һәм башкалар яраткан җырларын бүләк итте.

“Әдәби мәйдан” да гөрләде. “Каурый каләм”леләр Халидә Фәйзрахманова, Фәния Низамиева, Факия Шәрәфетдинова, Дамир Нуриәхмәтов үз шигырьләрен сөйләде. Ә Фәрхат Зыятов, Хәсибә Гатауллина, китапханәчеләр Иске Кырлайдан Венера Хәмзина, Иске Кишеттән Гөлфия Габитова Тукай шигырьләрен халыкка җиткерде. Тукай әкиятләре геройлары да (китапханәчеләр) чарадан читтә калмаган иде. Күршеләр бәйрәме әнә шулай матур үтте.

Гөлсинә Зәкиева

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International