Озын гомер сере — дөрес яшәү

2017 елның 2 июне, җомга

Озын гомер сере — дөрес яшәү

Аны гомер бәйрәме белән котларга район башлыгы урынбасары Любовь Осина килде һәм РФ Президенты Владимир Путинның, район башлыгы Илшат Нуриевның Рәхмәт хатларын, бүләк тапшырды.

Равилә апа ире белән 7 балага гомер бирәләр, тик кызганыч, балаларының үсеп кеше булганын ире генә күрә алмый, уртак гаилә тормышының 13 ел гына тулы бәхетен татып кала Равилә апа. Бүген ул кызы Рәйсә белән гомер итә. Балаларының, оныкларының тормышларына куанып, үзенә күрсәткән игелекләренә рәхмәт укып, һәрчак хәер-догада әбекәй.

Нәселләрендә озак яшәүчеләр булуын хәтерләми Равилә апа. Үзенә биргән гомерне Аллаһы Тәгаләнең бүләге дип саный. “Озак яшәүнең сере — күп эшләү, күп йоклау, тәмле ашауда”, — дигән сүзләрен шаярта дип кабул иткән идек, анда хаклык бар икән. “Әни гомере буе өйләне ашагач 15 минут ятып тора иде, ул гадәте хәзер дә дәвам итә”, — ди кызлары.

Тормыштан канәгать ул. “Авырлык килгәндә ярдәм итәргә балаларым гына түгел, күрше-тирә, авылдашлар да һәрчак әзер, —ди ике улын мәңгелеккә югалт-кан ана. — Тормышны хезмәт белән, кичләрен уен-җыр белән уздыра идек”. Яшьлегендә, сугыш елларында тракторчы ярдәмчесе, соңрак, сугыштан соңгы елларда колхозда бил бөккән әбекәйнең әнә шул чакларын бүген дә сагынып искә төшереп, оҗмахтай тормышына шөкер итеп яшәп ятышы.

Ул елларның тере шаһитлары районыбыз- да санаулы гына калып бара. Аларның үткәнен, бүгенге рәхәт тормыш өчен бил бөккән елларын, тормыш юлын, илебезнең үткәнен яшь буын аңлап, белеп үссен иде.

Розалия Зиннәтова

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International