“Бүген дә сыер савар идем”

2017 елның 2 июне, җомга

“Бүген дә сыер савар идем”

Фатыйма Нуретдинованы гомер бәйрәме белән котларга район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Рамил Гарифҗанов килде һәм РФ Президенты Владимир Путинның, район башлыгы Илшат Нуриевның Рәхмәт хатларын, бүләкләр тапшырды.

Фатыйма апа Курса–Почмакта туганнан-туган энесе Ингел белән аның тормыш иптәше Лилия гаиләсендә яши. Гомере буе шушы нигездә гомер иткән ул: тормыш кору насыйп булмагач, башта туган йортында энесенең гаиләсенә булышып, хәзер менә шул үзе тәрбияләшеп үстерешкән балаларның игелеген күреп яши.

30 елдан артык сыер савып, яшьлегендә, сугыш елларында авыр хезмәтләр башкарырга туры килсә дә, Аллаһы Тәгалә әбекәйне сәламәтлек белән бүләкләгән. Җитез, хәрәкәтчән, йөрәге тик торуга түзми торган Фатыйма апа безне капка төбенә кадәр чыгып озатып калды. Урамда авылдашлары белән күрешеп аралашудан тәм табып кына калмый, терлек-туар янына да чыгып китә: моңарчы печәнлектән йомыркага кадәр җыеп төшкән. Базга төшеп бәрәңге алып менү дә берни түгел 90 яшьлек әби өчен, сөбханалла!

Сугыштан соң 6 ел урман кисү эшендә була Фатыйма апа. Аннан лаеклы ялга чыкканчы 33 ел фермада сыер сава. Алдынгы савымчы буларак Мәскәүне күреп кайту да насыйп була үзенә. “Бүген дә фермага менеп сыер савар идем әле”, — ди ул уены-чыны белән.

Үзенә кадер-хөрмәт күрсәткән туганнарына рәхмәтләрен укып бетерә алмый Фатыйма апа. 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International