Гөлләреннән көч ала

2017 елның 2 июне, җомга

Гөлләреннән көч ала

Ашабашта яшәүче Рокыя Солтанованы гомер бәйрәме белән котларга Арча районы башлыгы урынбасары Любовь Осина килде. Ул юбилярга РФ Президенты Владимир Путинның һәм район башлыгы Илшат Нуриевның Рәхмәт хатларын, бүләк тапшырды.

Рокыя апа бирегә Әйшәдән килен булып төшә. Иптәше Талип абый белән алар 5 балага гомер бирә, кызганыч, берсе сабый чагында ук үлә. Талип абыйның да гомере кыска була — сугыш яраларыннан мантый алмыйча, 4 баласын ятим итеп (олысына 10 яшь, кечесенә 7 ай булып кала), хатыны белән 13 кенә ел яшәү бәхетенә ирешеп вафат була ул. Балаларын аякка бастыруының авырлыгын үзе генә белә ана. Янында кайнанасының терәк булуы, үзенең хезмәт сөюе, мал-туар асравы белән генә авырлыклар җиңелрәк кичелә. “Әни безгә ятимлек ачысын сиздермәде. Бал-майда йөзмәсәк тә, бервакыт тамагыбыз ач, өстебез ялангач булмады. Рәхмәт аңа”, — дип изге теләктә аңа балалары.

Бүгенге көндә Рокыя апа төпчеге Рәис белән төп нигездә гомер итә. Балалары, оныклары гына түгел, каенсеңелләре, аларның гаиләләре дә көтеп алынган кунак биредә.

Тәрәз төпләрендә шау чәчәк булып урамга ямь биреп яраннар балкып утыра. Яшьлегендә килен булып төшкәндә туган йортыннан алып килгән гөлләрне бүген дә ядкәр итеп кадерләп үстерә әбекәй. Әнә шулай матурлыкны яратуы, һәркемгә күңел җылысы өләшүе аңа тормышта көч бирә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International