Балалар өчен яшибез

2017 елның 2 июне, җомга

Балалар өчен яшибез

Районда 52530 кеше яши. Шуның 11502се балалар. Җәйге каникулларның беренче көне бәйрәмнән – балаларның күңелен күрүдән башланды. Хәер, бәйрәмнәр алдан ук башланган иде инде. 31 майда Арча стадионына төштек. Анда балалар өчен күңелле ял оештырылды.

Районның балигъ булмаганнар комиссиясе секретаре Лилия Завялова, район Мәрхәмәтлек үзәгенең балалар һәм гаилә бүлеге (җитәкчесе Нурсөя Дәүләтшина) хезмәткәрләре, опека һәм попечительлек секторы мөдире Руфия Яруллина, “21 гасыр яшьләре“ клубы кызлары һәм егетләре балалар өчен бәйрәм үткәрделәр. Бәйрәмне Лилия Завялова алып барды. Сәхнәдә Укучылар сараеның Эдуард Прахов җитәкчелегендәге рок-төркеме музыка коралларында уйнап, җырлап торды. Бу бәйрәмгә үзе бер күңеллелек өстәде. Балалар әти-әниләре, дәү әниләре белән килгән иде. 100ләп бала булгандыр. Алар таралышып, уен мәйданчыгында уйнады, бушлай батутта сикерде, асфальтка төсле акбурлар белән рәсем ясады. Аннан Лилия апалары бәйрәмне рәсми рәвештә ачып җибәрде. Бар да бергәләп төрле уеннар уйнады. Элеккеге халык уеннарын искә төшерделәр.

Арчылы, барчылы,

Ага торган тамчылы.

А кирәк, Б кирәк,

Бездән сезгә

 кем кирәк?

Исегезгә төштеме? Ике якка җитәкләнешеп басасың да, берәү икенче якка йөгереп килеп, куллар тоташкан урынны өзәргә тиеш. И-и, рәхәтләнде балалар уйнап. Тычкан-мәчеле куыш уенын да яраттылар. Уйнап арыгач, осталык дәресләре башланды. Балалар төрле төстәге сабыннарны үзләре ясады. Сабын массасы микродулкынлы мичтә сыек хәлгә китерелде, аннан ул сыеклыкка төсле сыекча тамызып, массаны махсус савытларга салып катыр- дылар. Зәңгәр, кызыл, яшел төстәге һәм төрле фигурадагы сабыннарны күреп балалар бик куанды.

Помидор соусы, колбаса, сыр, майонездан бутерброд ясарга да өйрәнделәр. Аннан бутербродтан тәмләп авыз иттеләр.

Соңыннан озын өстәлләргә тәм-томнар тезелде. Алма, мандарин, банан, мармелад, берсеннән-берсе тәмле камыр ризыклары, тәмле сулар белән сыйландылар. Иганәче, эшмәкәр Руслан Әһлиев үзе дә килгән иде. Ул сөтләп, кайнар чәй ясап торды. Табигать кочагында сөтләп тәмле чәй эчүләре үзе ни тора!

Балалар гына түгел, әти-әниләр дә куанды.

– Бар да бушка, коммунизм кебек булды бу бәйрәм! Оештыручыларга рәхмәт, – диде алар.

Районның балигъ булмаганнар комиссиясе секретаре Лилия Завялова әлеге бәйрәмне үткәрүдә матди ярдәм күрсәткән иганәчеләргә рәхмәтле иде. Алар: “Солтан“ (җитәкчесе Айрат Солтанов), “Жилкомбытсервис“ (Альберт Хәкимов) ширкәтләре, эшмәкәрләр Әхәтовлар, Бохадор Амуров, Руслан Әһлиев, Алмаз Шәфигуллин.

Кайсы әти-әни белән сөйләшсәң дә, балалар өчен яшибез, диләр. Кадерлеләребез, ата- ананың өметен аклап, илгә-көнгә лаеклы кешеләр булып үссәләр иде!

Бәйрәм 1 июньдә тагын да куәтлерәк булып дәвам итте.

Румия Надршина

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International