“Тренинг-класслар” мәйданчыгын ачу тантанасы.
2017 елның 1 июнендә Арча укучылар сараенда “Тренинг-класслар” мәданчыгы ачылды.
Бу мәйданчык районыбызның яшь талантларына төрле өлкәләрдә үз проектларын эшләргә һәм тормышка ашырырга, җәмгыяткә кирәкле һәм уңышлы булырга, ә иң мөһиме, максатларга ирешергә өйрәнергә мөмкинчелекләр тудыра.
Тантаналы чарада Арча муниципаль районы башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Р.И. Гарифҗанов, Мәгариф идарәсе җитәкчесе З.М. Дәүләтбаев, АНО “Казан ачык талантлар университеты 2.0.” җитәкчесе А.Ф. Акмаловлар катнашты, мәйданчыкка уңышлы, озын гомерле киләчәк теләделәр.