Бүләк алулары күңелле

2017 елның 7 июне, чәршәмбе

Бүләк алулары күңелле

Узган ел бу бәйрәм назлы кояш нурларында коенып, саф һавада, күңелле музыка астында балаларның тир-якка сибелгән шат авазларына күмелеп узган иде. Быел да Җиңү паркында шундый рухта узар дип көтсәк тә, табигать мөмкинлек бирмәде. Шулай да өлкәннәр балалар өчен зур бәйрәм ясады.

Арча балалар сәнгать мәктәбендә узган Халык- ара балаларны яклау көненә багышланган чарада сәләтле балаларның чыгышы белән аларның талантын бәяләү бергә үрелеп барды. Нинди гүзәллек! “Ар-и-Эль” бию төркеме сәхнәгә күбәләктәй “очып” чыкты да, тамашачыны шундук үзенә бөтереп алып, шул мохитне бәйрәм дәвамына җитәрлек итеп сәхнәдә калдырды!

Бәйрәмне котлау сүзе белән район мәдәният идарәсе җитәкчесе Рамил Мөхетдинов ачып җибәрде. Арчабызда уңган һәм сәләтле балалар бик күп. Алар район данын республика, халыкара, Россия конкурсларында танытып, төрле дәрәҗәләргә ирешеп кайта. Әнә шундый сәләтлеләрне бүләкләделәр бу көнне.

Ә спорт өлкәсендә уңыш яулаганнар ничаклы! Аларга район спорт һәм яшьләр эшләре бүлеге җитәкчесе Ильяс Габделгазизов бүләк тапшырды. Arskmedia.ru сайтында узган “Балам – бәгырь җимешем” фотоконкурсында җиңү яулаган Фаяз Галимҗановка (1урын), Гөлгенә Солтановага (2 урын), Рәниф Фәйзрахмановка (3 урын) әти-
әниләре белән бергә сәхнәгә дәшеп, иганәче Ринат Шиһабиев тарафыннан әзерләнгән уенчыклар тапшырылды.

Гел бүләк бирү-алудан гына торды кебек бу бәйрәм. Үзләрен бүләкләүчеләргә рәхмәт итеп балалар дәртле, моңлы чыгышларын багышлады. “Бердәм Россия” партиясенең җирле бүлеге һәм аның “Яшь гвардиячеләре” оештырган “Балалар илне сурәтли” республика конкурсының район этабы җиңүчеләрен бүлекнең башкарма комитеты җитәкчесе Тәлгать Җәләлетдинов, “Дус сыйныф серләре” әти-әниләр комитеты конкурсы җиңүчеләрен район мәгариф идарәсе җитәкчесе Зөлфәт Дәүләтбаев, “Укучының мәдәни көндәлеге” җиңүчеләрен Рамил Мөхетдинов бүләкләде. Соңгысында башлангыч сыйныфта укучы улларының әниләре, хезмәттәшебез Румия Надршина “Иң мәдәни әти-әни” номинациясе җиңүчесе исеменә лаек булды. Бүләкләүнең бу өлешендә төрле номинацияләрдә бүләкләнүче гаиләләр шактый булды “Иң актив мәдәни команда” булып Арчаның 1нче мәктәбенең 1“А” сыйныфы, “Иң мәдәни гаилә” булып Арчадан Фазлыевлар гаиләсе, “Иң иҗади гаилә” булып Фаздаловлар танылды. Район мәдәният идарәсе дә балалар өчен конкурслар уздырып тора. Бүген “Сәләтле балачак — өметле киләчәк” район балалар иҗаты интернет-бәйгесе җиңүчеләре дә бүләк иясе булды. Алар үзләренең җиңү китергән чыгышларын тамашачыга да тәкъдим итте.

Инде киләсе елда узачак бәйрәмне көтәсе калды. Аңарчы, быелгы җәйнең зарыгып көткән кояшына, җылысына коенып, каникулларны тыныч кына уздырасы бар әле.

 Розалия Зиннәтова

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International