“Сөйкемле Шүрәле” Яңа Кырлайда
1 июнь – Халыкара балаларны яклау көнендә Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгы, Бөтендөнья татар конгрессы башкарма комитеты, Татарстан Республикасының “Ак калфак” татар хатын–кызлары оешмасы, традицион мәдәниятне үстерү республика үзәге, Яңа Кырлайда Г.Тукай музей– комплексы, район мәдәният идарәсе тарафыннан балалар һәм яшүсмерләр арасында үткәрелгән “Сөйкемле Шүрәле” VIII халыкара иҗат эшләре бәйгесенә йомгак ясалды. Бу көнне Яңа Кырлайда җиңүчеләр, аларның укытучылары һәм ата–аналары өчен бәйрәм оештырылды.
Кунакларны музей капка төбендә үк Тукай әкиятләре геройлары каршы алды. Алар Шүрәле һәм Былтырга шигырьләр сөйләделәр, бүреләр качып беткәннән соң Сарык һәм Кәҗә белән казан асылган учак янына җыелдылар, Су буенда чәчен тарап утырган Су анасы белән фоторәсемгә төштеләр, музей белән таныштылар, Сәгъди карт йортында булдылар.
– Без Кырлайда беренче тапкыр. Шундый ошады. Аннан без бәйге җиңүчеләре дә бит әле. Тукай яшәгән якта бүләк алу аеруча күңелле, – диделәр Мөслимнән Гөлъяр белән Элина.
Иң күңелле мизгелләрнең берсе – бәйгедә җиңү яулаган эшләр күргәзмәсен (музейда, күргәзмәләр залында) ачу. Тантанада традицион мәдәниятне үстерү республика үзәге җитәкчесе урынбасары Гали Габдрахманов һәм “Ак калфак” татар хатын–кызлары оешмасы рәисе Кадрия Идрисова катнашты.
– Тукай музеенда эшләрегез тору – үзе горурлык. Аларны хәзер бирегә килгән меңләгән турист караячак, – диде Кадрия Идрисова. – Төрле эшләр бар. Ата–аналар, укытучылар эшләгәннәре дә. Алар аерыла. Без һәрберсен җентекләп карадык. Нигездә таныш персонажлар – Шүрәле, Су анасы, Сарык, Кәҗә алынган. Габдулла Тукайның әсәрләре бер алар гына түгел, бик күп бит. Мәсәлән, “Бәрәңге” шигырен мин үзем дә Кытайда ишетеп кайттым. Эзләнегез, яңалык кертегез, иҗат итегез.
Ә күргәзмәдәге эшләр күз явын алырлык иде. Колаклап чигелгән сумкалар, шома, чалып чигелгән картиналар, йомшак уенчыклар, тегелгән әйберләр, йон ябыштырып ясалган сурәтләр, шагыйрь әсәрләре геройлары төшерелгән мендәрләр һәм башкалар.
Аннан балалар Яңа Кыр-лай мәктәбенә юл алды. Биредә Казан шәһәренең беренче сәнгать мәктәбе укытучысы, Татарстан Республикасы, Россия Федерациясе рәссамнар берлеге әгъзасы Лилия Сираҗетдинова һәм “Түгәрәк уен” журналы рәссам–дизайнеры, шулай ук Татарстан Республикасы, Россия Федерациясе рәссамнар берлеге әгъзасы Алсу Йосыпова алар белән осталык дәресләре үткәрде. Балалар татар орнаменты элементлары белән балчыктан ясалган фигураларны буяу, витражлар ясау техникасын өйрәнде.
Җиңүчеләрне бүләкләү мәдәният йортында узды. Татарстанның традицион мәдәниятне үстерү үзәге җитәкчесе Фәнзилә Җәүһәрова тәбрикләү сүзе белән чыкты.
– Бәйгегә 380 эш килде. Өченче турга 80 бала үтте. Күргәзмәгә 153 эш куелды. Курган, Омск, өлкәләреннән, хәтта Австралиядән дә җибәргәннәр иде. Мәскәү, Ульяновск, Башкортстан даими катнаша. Максатыбыз – декоратив–гамәли сәнгатьтә халык традицияләрен саклау, үстерү, әдәби мирасны яшь буынга таныту, сәләтле балаларны барлау, Тукай иҗатын төрле милләт вәкилләренә җиткерү. Эшләрдән күренгәнчә, һәр бала Тукай персонажларын үзенчә күрә, кабул итә. Һәр хезмәт сокланырлык, – диде ул.
Фәнзилә Җәүһәрова балаларның талантын ачуда ярдәм иткән укытучыларга, ата–аналарга, шулай ук шундый матур бәйрәм оештырган Арча мәдәният идарәсе, Арча Мәдәният йорты, Г.Тукай музей–комплексы, Яңа Кырлай мәктәбе коллективларына да олы рәхмәтен белдерде.
Бүләкләнүчеләр арасында безнең районнан да укучылар бар иде. Яңа Кенәр интернат мәктәбеннән Владим Егоров (җитәкчесе Рәдиф Латыйпов), Дилә Нәбиева (җитәкчесе Рузилә Низамова) кызыксындыру бүләге алды, ә Яңа Кенәр иҗат йортыннан Рузилә Шәрәфиева (җитәкчесе Раимә Латыйпова), бишенче гимназиядән Иллария Шириева (җитәкчесе Ләлә Ибраһимова), Иске Кырлайдан Азалия Минҗанова (җитәкчесе Ләйсән Хәсәнова), Яңа Кенәр мәктәбеннән Зөбәйдә Гарифуллина (җитәкчесе Рания Сафина), катнашучы дипломнарына лаек булды.
Гөлсинә ЗИННӘТОВА