Туры юлдан бардык
Яңа Кенәрдә яшәүче, озак еллар җаваплы урыннарда эшләгән Гаптелмән Сәмигуллинга 90 яшь тулды. Юбилярны район башлыгы Илшат Нуриев котлады, Россия Президенты Владимир Путинның һәм үзенең Рәхмәт хатларын, бүләк тапшырды.
Гаптелмән Сәмигуллин биш балалы гади колхозчы гаиләсендә дөньяга килә. “Хәзер үзем генә калдым. Кави абыем 1941 елны бер сугышка керде дә юк та булды. Энем фаҗигале һәлак булды. Апаларым да вафат инде”, – дип күңел түрендәге авыр хатирәләрен җиткерергә ашыкты ул.
Авыр тормышта яши гаилә. 7 сыйныфтан соң укуын дәвам да итә алмый Гаптелмән. Тамак туйдыру өчен акча эшләргә мәҗбүр була, банкка хисапчы ярдәмчесе булып урнаша. Аннан – колхоз эше. 1944 елда армиягә алына.
– Соңгы чакыру иде бу. Кызу гына сугышка әзерли башладылар, тик 1927 елгыларны анда кертмәделәр. Аның каравы 8 ел армиядә хезмәт иттем, шуның 7 елы Германиядә, авиациядә, – дип яшьлеген искә алды хезмәт ветераны. – Кайттым. Әти вафат булган. Әни 12 сум пенсиясенә очны–очка ялгап бара. Өй иске. Усадка барып укып кайттым да, Яңа Кенәрдә комбайнчы булып эшли башладым. Бераздан комсомол юлламасы белән Алтайга киттем.
Аңарчы ул Мөслим районыннан Яңа Кенәргә эшкә кайткан зоотехник кыз Фәүзия белән тормыш корып җибәрергә өлгергән була.
– 2–3 ай гына йөрдек тә, 1954 елда өйләнештек. 63 ел бергә. Аллага шөкер, начар яшәмәдек. (“Тәлинкәләр ватылмады, чөнки ул вакытта алар бик кыйммәт иде”, – дип шаярып сүз кыстыр-
ды Гаптелмән абый). Биш балабыз булган иде. 7 айлык кызыбыз Алтайда калды, тагын икесе гомерле булмады. Ике кызыбыз, Мөршидәбез һәм Зөлфиябез – ике сөенечебез, кияүләребез, оныкларыбыз бар. Бер кызым Мәскәү ягында, икенчесе Яңа Кенәрдә гаиләләре белән яшиләр.
Алтайдан Сәмигуллиннар 1957 елда кайта. Аны Кызыл юл районына райпланга өлкән икътисадчы итеп чакыралар. Тик белемен күтәрү курсларына киткән арада райплан бетеп куя. Гаптелмән абый Әтнә районына китә. Гаиләле кеше кая ял көннәрендә генә кайтып, өйдән азык ташып, йөреп эшли алсын. Яңа Кенәр азык комбинатына технолог булып кайта. Озакламый аны райком инструкторы итеп алалар.
– Тик озакка түгел. Яшелчә киптерү заводына директор итеп җибәрделәр. Менә–менә ябыла дип торган заводны торгызырга. 3 ел тирәсе эшләдем. 25 мең сум бурычы булган (хәзер генә бер кешенең айлык хезмәт хакы, ул вакытта биш машина бәясе ул) заводны керем белән чыгардым. Хезмәт хакым 90 сум гына иде. Анысы да эшкә кереп бетә. Булмас бу, дидем дә, киттем, – ди Гаптелмән Сәмигуллин.
Аннан соң ул сельхозтехника бүлекчәсендә икътисадчы була, кирпеч заводын, пекарняны җитәкли. Пенсиягә чыккач та 7 ел заправкада эшли. “Ялганларга да, урлашырга да яратмады. Аллага шөкер, гомер буе туры юлдан бардык. Хәзерге тормышыбыз шуңа тыныч”, – ди Фәүзия апа.
Гөлсинә Зәкиева