Атчылар Сабантуйга әзерләнә

2017 елның 7 июне, чәршәмбе

Атчылар Сабантуйга әзерләнә

Хәрәкәттә – бәрәкәт дигәндәй, атчылар да тик тормый. Беркөнне Түбән Мәтәскә янындагы “ипподром”да ярыш үткәрделәр. Акчасын үзләре җыеп бүләкләр алдылар.

– Атны гел йөртергә, өйрәтергә кирәк, хәзер бөтен җирдә “частниклар”, теләсә кая йөреп булмый, – ди Арча шәһәрендә яшәүче Рамил Рәхмәтуллин. – Шуңа даими җир алдык, хәзер ул яктан тыныч.

Тумыштан ат җанлы кешеләр күп бездә. Хәзер “Ак барс” агрокомплексы”н җитәкләүче Шәйдулла Сәләхов кайда гына эшләсә дә атчылыкны үстерүгә игътибар бирә. Аның улы Айзат ат үрчетү буенча крестьян–фермер хуҗалыгы оештырды.

 4 июньдә Арча шәһәре ипподромында Айзат Сәләховның крестьян–фермер хуҗалыгы призына ат чабышлары уздырылды. Анда 31 ат катнашты. Чиста токымлы бияләр арасында Мари Иленнән Анна Макарова иярләгән ат беренче килде. Безнең районның “Ак барс” агрокомплексы”ннан Илнур Рамазанов аты – икенче, Инсаф Мөхетдинов (Балтач) аты өченче булды.

Чиста токымлы айгырлар бәйгесендә Биектау- дан Александр Комлев аты җиңде. Питрәчтән Александр Александров аты – икенче, “Ак барс” агрокомплексы”ннан Илнур Рамазанов аты өченче килде.

Ярым чиста токымлы бияләр арасында Питрәчтән Александр Александров аты – беренче, Мари Иленнән Анна Макарова аты – икенче, Яңасала авылыннан Ренат Шәйхетдинов аты өченче булды.

Ярым чиста токымлы айгырлар арасында Сабадан Фирдүс Гарипов аты – беренче, Көек авылыннан Вильнур Гарифуллин аты – икенче, Арча шәһәреннән Рамил Рәхмәтуллин аты өченче урында.

Беренче урын өчен – 10ар, икенче урынга – 8, өченче урынга 6 шар мең сум акча бирелде.

Беренче урыннарны алучылар арасында “Иң җитез атны” ачыкладылар. Монда Питрәчтән Александр Александров аты иң җитезе булып чыкты.

Иң җитез ат иясе тай һәм зур кубок, махсус җәймә белән бүләкләнде. Икенче урынга 1,5 тонна, өченче урынга (Анна Макарова) – 1, дүртенче урынга 8 центнер солы.

Ярышларда катнашкан, әмма призлы урынны ала алмаган ат хуҗалары 1әр мең сум акча алды.

Ильяс Фәттахов

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International