Сәләтлеләргә – киң юл
Республикада сәләтле балаларны һәм яшьләрне ачыклау, үстерү сәясәте бара. Ул 2015–2020 елларга эшләнгән дәүләт программасы нигезендә тормышка ашырыла. Программа кысаларында район Укучылар сараенда “Сәләтлеләр университеты” мәйданчыгы ачылды.
Арчага “Казан талантлар ачык университеты”ның башкарма директоры Айдар Акмалов кайтты. Район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Рамил Гарифҗанов, район мәгариф идарәсе җитәкчесе Зөлфәт Дәүләтбаев белән бергәләп иң башта Укучылар сарае эше белән таныштылар. Айдар Акмалов Укучылар сараенда эшләгән түгәрәкләрнең эшен яратып карады. “Нур” телестудиясе, бию, рәсем, робот, театр, шахмат, кул эшләнмәләре һ.б. түгәрәкләр, чыннан да, кызыклы иде. Түгәрәк җитәкчеләре үзләренең уңышларын әйтеп тә шаккатырды.
Иң дулкынландыргыч мизгелләрнең берсе – Укучылар сараенда “Сәләтлеләр университеты”ның мәйданчыгын ачу булды. Арчаның 3 мәктәбе, Апаз, Шушмабаш, Носы, Лесхоз мәктәбе укучылары үзләре иҗат иткән проектлар белән таныштырдылар. Һава торышын алдан сиземләүче инвалидлар коляскасы, су чисталыгы, велосипедлар белән төрле максаттан авылларга сәяхәт итү, экология – чишмәләр буенча эшләнгән проектлар кызыклы иде.
Әлеге университет мәйданчыгына сәләтле балалар һәм яшьләр тупланачак. Башлангыч сыйныфларда укучыларның да уй-фикерләре кызыклы һәм файдалы булырга мөмкин. Берьюлы без 1нче сыйныфта укучы 7 яшьлек малай белән сүз төзелешен өйрәнәбез. Шуннан бу түзмәде, нәрсәгә кирәк бу миңа, дип елап җибәрде... Ул вакытта бездә югары белемле бер танышыбыз бар иде. Ул: “Кечкенә генә булса да, шәп фикер әйтте бит әле сезнең малай”, – дип куәтләп алды. Ә бит кечкенәләрдә дә үткен фикерләр туа. Бәлки шул ук сүз төзелешен икенче кызыклырак юл белән өйрәнеп буладыр? Әйтсен иде бала шул юлны! Менә булыр иде иҗади проект эше. Мисал өчен генә язам мин моны.
– Иң беренче сәләтлеләр университеты конкурсында без катнаштык һәм уңышка ирештек, – дип сөйли “Нур” телестудиясе җитәкчесе Зөлфирә Зарипова.
“Нур” телестудиясенең без кызыклы проектлар белән, төрле конкурсларда катнашып, җиңүләр яулаганын беләбез.
Район “Сәләтлеләр университеты” мәйданчыгының җитәкчесе Гөлназ Мөхәммәтшина менә ниләр сөйли:
– Без “Сәләтлеләр университеты”на сынау аша үттек. Ул Арча педагогика көллиятендә 2016 елның 14 июнендә “Минем шәһәрем – минем сәләтем” исемле күргәзмә кысаларында үтте. Өч укытучының (берсе мин, Өчиле мәктәбе инглиз теле укытучысы, Апаз урта мәктәбенең педагог-оештыручысы Римма Ибраһимова, Утар Аты мәктәбенең инглиз теле укытучысы Ләйсән Мостафинаның) эше экспертлар тарафыннан югары бәяләнде һәм без Яр Чаллы шәһәренә “Яшь талантлар мәктәбе”нә бардык. Биредә без белем туплап, ахырда проект яклап, сентябрьдә Сочига “Сириус” белем бирү үзәге Бенчмаркингка бер атналык юллама алуга ирештек. Ел дәвамында без махсус курслар үттек һәм балалар белән дә белемне арттырдык. Казанда “Сәләтләрне ачу” форумы үткәрелде. 15 район, шул исәптән безнең район да, сынаулар үткәрү өчен мәйданчыкны җиһазлау буенча грант оттык. Менә бүген, 1 июньдә, без әлеге мәйданчыкны ачу бәхетенә ирештек.
“Казан талантлар ачык университеты”ның башкарма директоры Айдар Акмалов белән район мәгариф идарәсе җитәкчесе Зөлфәт Дәүләтбаев үзара хезмәттәшлек итү буенча килешүгә кул куйдылар. Сәләтлеләргә уңышлар!
Румия Надршина