Үзгәрешләр булырга тиеш
Аз гына вакыт эчендә күп эш башкарып булганын күрәсегез килсә, яңа оешкан “Казанка” хуҗалыгына барып карагыз. 3 июнь көнне район авыл хуҗалыгы һәм азык–төлек идарәсе җитәкчесе Ренат Гатиятов катнашында үткән семинар–киңәшмәдә катнашучы хуҗалык җитәкчеләре, баш зоотехниклар моның шулай икәнлегенә инанып киттеләр.
Сүзне Күпербаш фермасыннан башлыйк. Бозаулар торагына керәбез дигәч, анда күрсәтерлек нәрсә булсын, дип гаҗәпләнеп куйган идем. Чөнки бу торакларда күп булган бар. Андагы күренешләр авыр тойгылар гына уята иде. Бу юлы ишекне ачып җибәрүгә күз алдында күңелле манзара ачылды. Агартылган, ялт иткән торак, өр–яңа читлекләр, алар эчендә бик канәгать булып чиста, көр бозаулар ял итеп ята. Асларына салам түшәлгән, алларында солы, фураж, су. Торакның бер башы аерым бүленгән, анда чиләкләр эленгән. Читлек ишеген ачуга бозаулар шунда йөгерә, сөт эчеп туйгач яңадан үз читлекләренә кайталар. Яңа туган бозаулар аерым бүлемдә ультра нурлар астында кызынып ята.
– Шушы торакны эшләп чыккач бозау үлеме дә бетте, – дип сөйләде “Казанка” хуҗалыгы җитәкчесе Айдар Сабиров. – Киләчәктә тагын бер торакны ремонтлап чыгарга уйлыйбыз. Анда тана бозаулар гына асралачак.
Район авыл хуҗалыгы һәм азык–төлек идарәсе, ветеринария берләшмәсе белгечләре бозауларны асрау, терлек азыгы, дару үләннәре әзерләү технологиясе, авыруларга каршы көрәш чаралары турында сөйләделәр.
– Дару үләннәре эзләп ерак барасы юк, алар ферма тирәсендә генә, – диде район ветеринария берләшмәсе җитәкчесе Ринат Фәйзрахманов. – Дару үләннәре дә җыйнала, беррәттән территория дә чистара.
Айдар Сабиров эшне чисталык урнаштырудан башлаучы җитәкче. Казанбашның урман полосасы буенда хайван зираты бар иде. Тора–бара чүп–чарны да шунда ташлый башладылар, чүплек басуга да җәелде. Айдар Фәрит улы көрәшә торгач, тәки бетертте шушы чүп- лекне, хәзер аның эзе дә калмады.
Казиле чүплеге дә бик күңелсез ята иде, ул да Айдарны көткән. Быел аны да юк иттеләр, чистартып, эшкәртеп куйдылар.
– Хәзер авыл халкы чүпне кая куя инде? – дип сорадым авыл җирлеге башлыгы Фәргать Сираҗетдиновтан.
– Атнага бер тапкыр трактор арбасы куярга сөйләштек, – диде ул. – Чүпне анда күбрәк үткән–барган ташлап китә иде, котылдык ул бәладән.
Район авыл хуҗалыгы һәм азык–төлек идарәсе җитәкчесе Ренат Гатиятов, элекке чүплек урынында машиналарны туктатып, хуҗалык җитәкчеләренә үз территорияләрендәге чүплекләр турында да уйланырга тәкъдим итте. Чөнки авыл җирлекләре үзләре генә бу проблеманы хәл итә алмый.
Авыл җирлеге башлыгы, хуҗалык җитәкчесе киңәшеп, бер–берсен аңлап эшлиләр. Казиледән Түбән Мәтәскәгә чыга торган күпер яны бик начар хәлдә, коры елны да сазлык иде. Менә шушы юлга 92 машина таш салдырды җитәкче, күперне буяп та куйганнар әле.
Менә шушы күперне узгач, уң якта Ходай сөеп биргән болын җәелеп ята. Табигать байлыгын быел бозаулар хозурына биргәннәр. Болын бөтен яктан киртәләп алынган, коры печән, салам, су куелган. Яшел үлән турында әйткән дә юк. 160 бозау көзгә кадәр шунда яшәячәк. Кирәк булса, ышыклану урыннары да ясалган.
Шуннан ерак түгел генә тау өстендәге басуда сыерлар өчен өр–яңа лагерь төзеп куйдылар.
– 400 баш сыерга исәпләнгән лагерь бу, – диде Айдар Сабиров. – Алар шушында савыла, тәүлек буе көтүдә йөри. Бүгенге көндә 600 гектар көтүлегебез бар. Шушында ук бозаулату бүлеге дә булачак.
– Сыер савучылар белән кыенлык юкмы? – дигән сорау бирдем җитәкчегә.
– Безгә 8 сыер савучы кирәк, ә алар – 11. Икесен алмаш савучы итәрбез, берсе бозау карар инде. Тагын киләбез, дип торучылар бар, – диде ул.
– Бүген күргәннәрдән һәр җитәкче, белгеч нинди дә булса нәтиҗә ясап, китәр дип ышанам, – диде авыл хуҗалыгы һәм азык–төлек идарәсе җитәкчесе Ренат Гатиятов. – Нәкъ мондагыча эшләгез, дип әйтмибез, әмма уңай якка үзгәрешләр булырга тиеш.
Ильяс Фәттахов