Дуслыкка нигез салынды
“Көнбатыш” җәмәгатьчелек үзидарәсе җитәкчесе Ирек Минзин икенче ел рәттән инде күршеләр көне оештыра. Быел да күп катлы йортлар каршында, яшеллеккә төренгән мәйданчыкта күршеләр һәм балалар көннәре уңаеннан бик матур чара узды һәм ул кечкенә Сабантуйны хәтерләтте. Халык та күп килде. Музыка, җыр кешене әллә кайлардан үзенә тартты. Чөнки анда күңелле иде, капчык киеп тә йөгерделәр, бау да тартыштылар, чүлмәк вату да булды, күз бәйләп әйбер дә кистеләр, гаиләләр белән дә ярыштылар. Теләгәннәр батутта сикерде, тәм–том белән сыйланды.
– Үз йортыбыз белән яшибез без. Күршеләр белән аралашып торабыз. Мондый чаралар булу бик яхшы. Кеше килә бит. Танышалар, дуслашалар. Эш көненнән соң ял итәләр. Шулай бергә–бергә дус, тату булып яшәргә кирәк, – диде читтән генә елмаеп мәйданчыкны күзәткән Сәлимә Салихова.
Фәридә Гатауллина, Альбина Нигъмәтҗанова, Фәрдия Хәсбиуллина ерак урамнардан килгәннәр.
– Стадионга төшә алган юк, бик ерак. Мондый күңелле бәйрәмне ничек калдырасың, – диләр алар.
“Көнбатыш” бистәсендә яңа йортлар, күченеп килгән кешеләр күп. Күбесен диярлек белмисең дә. Менә шул төрле яклардан җыелган, хәзер бер мохиттә, күршеләр булып яшәүчеләрне аралаштыру өчен дә әйбәт мондый чаралар.
Ирек Минзин җәен генә түгел, кышын да шушы як халкын очраштыра, аларга бәйрәм ясый. Ә бәйрәм җыр–биюсез узмый. Нинди зур концерт программасы әзерләгәннәр. Җырчылар, биючеләр шарлар белән бизәлгән сәхнәгә чыгып кына тора. “Егетләр” вокаль ансамбле чыгышын тамашачы бик ошатты. Җитәкчесе Диләрә Хәйдәрҗанова да яраткан көйләрен бүләк итте. Нәни җырчы Зәлилә Ибатуллинаны да халык алкышлап каршылады. Кечкенә генә булса да, “Йолдызлык” бәйгесенең район этабында лауреат булырга, ТНВ каналында барган “Җырлы–моңлы балачак” тапшыруында чыгыш ясарга өлгергән инде ул.
Алия Ногманова, Гөлйөзем Фазылҗанова, Разыя Гайнетдинова җыр сузсалар, Дилүс Сәлахов пародияләр, Илфат Гыйльманов шаян шигырен тәкъдим итте, Таһир Гозәеров баянын тартты, Гөлия Сәфәрова белән Венера Минзина биеде. Милена Погосян, Альмир Ибраһимов, Айрат Гыйззәтов, Фаяз Садыйков чыгышлары да алкышларга лаек булды. Иң активларга бүләкләр дә бирелде.
– Бу бәйрәмне үткәрүдә иганәчелек ярдәме күрсәткән өчен Тәлгать Миндубаевка, Әгъләм Локмановка, Марат Нигъмәтуллинга, Ильяс Хәкимовка, Тәлгать Җәләлетдиновка рәхмәт, – диде Ирек Минзин.
Бәйрәм озак дәвам итте. Әй, балалар рәхәтләнде инде. Мәш килеп уйнадылар.
Гөлсинә Зәкиева