Күпне күргән

2017 елның 9 июне, җомга

Күпне күргән

5 июньдә Арча шәһәрендә яшәүче Тәлгать Ногмановка 90 яшь тулды. “Минем күрмәгәннәр калмады, баштан күп хәлләр кичте”, – дип каршылады ул безне.

Субаш Аты авылында туып–үскән егетне 1944 елның декабрендә армиягә алып Ульяновск шәһәренә җибәрәләр. “Шинель кигән килеш йоклыйбыз, урын–җир юк, янда винтовка”, – дип искә ала ул. Аннан Владивосток шәһәренә җибәрәләр. Анда да сугыш серләренә өйрәтәләр. Шуннан соң Кытайда, корабльдә хезмәт итә. Сигез ел хезмәт итеп 1нче статья старшина дәрәҗәсендә демобилизацияләнә.

– Әти–әни авылга кайт, диләр. Анда да юньле тормыш юк, Казахстанга Караганда шәһәренә киттем. 1954 елда Пермьгә күчеп шахтада эшләдем, анда аздан гына үлемнән калдым, – ди ветеран.

Шунда ул булачак хатыны Гөлсинәне очрата, өйләнешәләр. 1959 елда Арчага кайталар. “30 мең сумга шушы өйне сатып алдык. Яңаны саласы иде дә – җир юк. Марилар безнең аркылы урман ташый, бер бүрәнә 10 сум тора иде”, – ди Тәлгать абый.

Крахмал заводына йөк төяүче булып урнаша. “Бәрәңге өстен капларга салам ташыйбыз. Аннан капчык белән барда ташу китә, көне буена аркалар чиләнеп бетә иде”, – ди ул.

Тәлгать абый 30 ел торак–коммуналь хуҗалыгында шофер булып эшләп лаеклы ялга чыга.

Район социаль яклау идарәсе җитәкчесе вазыйфаларын башкаручы Резеда Галиуллина ветеранны юбилее белән котлап, аңа Россия Федерациясе Президенты Владимир Путинның, район башлыгы Илшат Нуриевның Рәхмәт хатларын, бүләк тапшырды.

Ильяс СӘХӘПОВ

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International