Томырылып чаба, акбүз атым!

2017 елның 19 июле, чәршәмбе

Томырылып чаба, акбүз атым!

Көндезге сәгать 11 тулып киткәч, халык мәйданнан аерылып, ипподромга ат чабышы карарга килде.

31 ат 5 төрле ярышта катнаш- ты. Ярышларны 2 яшьлек 4 ат башлап җибәрде. Алар 1км га ярышты. Халык “Сөбханалла!” дия-дия елкылдап торган матур атларның ярышын күзәтте. Атлар сөлектәй сузылып чапты. Беренче булып финиш сызыгын Кышкар авылыннан Наил Җәләлетдинов аты “Татарин” узды. Җайдагы – Мари егете Александр Александров. Безнекеләрдән  өченче нәтиҗәне “Ак Барс” агрофирмасы” аты “Олявин” күрсәтте. Без Кышкар авылыннан Наил Җәләлетдиновны эзләп таптык. Ул безгә менә нәрсәләр сөйләде:

– Үземә 56 яшь. 1 сыйныфтан ат җене кагылган кеше мин. Ул вакытта ат көтүе көттем. Ат белән үземнең малайлар да мавыкты. Алар хәзер Казанда. Өмет – онык- ларда. 6 чабыш атым бар. Атлар Марида әйбәт шартларда һәм ышанычлы кулларда. Бүген беренче килгән “Татарин” кушаматлы атның апасы “Поэма Джаз” атын Маридан  Анатолий Александров сатып алды.  Ул – минем атта чапкан җайдак Александрның әтисе. Алар үзләре дә атлар тота. Атны сулышыннан аңлый торган әйбәт кешеләр.

Анатолий Александровның “Поэма Джаз” кушаматлы аты ярым чиста токымлылар арасында  финишка беренче килде. Аның артыннан Кыснадан Равил Ибраһимовның “Энергон” кушаматлы аты финиш сызыгын үтте. Әлеге ярыш икенче булып үткәрелде. Һәм анда 11 ат катнашты. Ярыштан соң Равил Ибраһимов белән сөйләштек.

– Миңа 47 яшь, механизатор булып эшлим, – дип сөйләде Равил. – Малай кызыксынды. Хәзер Рафилгә 20 яшь. Мәктәптә укыганда “Кырлай” агрофирмасы атлары янында булдылар. Атларны яратты. Көннәр буе шулар янында югалыр иде. Хәзер үзебезнең ике ат бар. Берсе – чабышкы. Усадтан сатып алдык. Рафил атны ярышка үзе әзерли.

Рафил Казанның кооператорлар әзерләүче техникумында укый. Җәйге каникулда.

– Бакча яшеннән үк ат дөньясында инде мин, – ди. – Ул вакыттан ук үзебезнең ат бар иде. Быел Арча Сабантуенда көн, эссерәк булса да, әйбәт булды. Тора-бара да атны ташламаска исәп.

Рафил артыннан финишка өченче булып Арчадан Рамил Рәхмәтуллин килде. Афәрин Рамил, оныклары үсеп килсә дә, ат өстендә үзе чаба! Күпербаш янында җир алып, ипподром  ясап куйдылар! “Ат белән шөгыльләнү өчен урын кирәк”, – ди. Арча Сабантуенда «Бияләр белән айгырларны аерым ярыштырырга иде», – дигән теләген белдерде.

Өченче булып ярышка чиста токымлы аргамаклар керде. 11 ат ярышты. “Кишет” хуҗалыгы исеменнән чапкан “Тяпа” кушаматлы атка тиңнәр булмады. Казанныкы, диделәр. 2нче, 3нче урыннарны “Ак Барс” агрофирмасының “Гренбой” һәм “Бурка” атлары алды. Икенче булып килгән ат өстендә Курса Почмактан 9 сыйныфны тәмамлаган Илнур Рамазанов күпләргә таныш иде. Чөнки ул оста көрәшче дә. Курса Почмак мәктәбе физкультура укытучысы Хәлил Хәсәнов авылдашлары турында яратып сөйли:

– Илнурның әти-әнисе гади хезмәт кешеләре. Бүгенге ярышта алар абыйлы-энеле (Илнур һәм Зөлфәт) чапты.  Моннан берничә ел элек безнең Курса Почмак мәктәбендә ат спорты буенча түгәрәк эшләде. Без балалар белән “Ак Барс” агрофирмасы”ның атлар конюшныена йөрдек. Менә шул вакытта Рамазановларда атка мәхәббәт уянып калды.

Дүртенче булып ярышка эш атлары керде. Барысы өч ат ярышты. Көек авылыннан Рәсим Шәрифуллин аты иң җитезләрдән булып чыкты. “Прелесть” кушаматлы атта Рәсимнең улы Илвир чапты. Рәсим электән атлар тота.

Башка еллардагы ат ярышларыннан аермалы буларак, ике ат йөк белән ярышты. 15 яшьлек “Йолдыз” кушаматлы атта Пөшәнгәрдән Илмир Сәләхетдинов финишка беренче килде. Сикертән авылыннан Рәмис Гобәев икенче булды. Икесе дә әтиләре эшләгән атларда.

– Шофер булып эшлим, – дип сөйли Пөшәнгәрдән 22 яшьлек Илмир Сәләхетдинов. – Әти (Нияз) ат җигеп эшли. Атка 15 яшь. Элек шушы ук атта чаптым да мин. Моның кадәр үк бүләк бирерләр, дип уйламаган идем. 15 мең премия һәм 45 капчык солы бирделәр.

Сикертәннән Рәмис Гобәев:

– Үзебезнең өч атыбыз бар, – дип сөйләде. – Әти “Ак Барс” агрофирмасы”нда ат җигеп эшли. Ярышка әти өчен килдем. Үзем Үрнәк көллиятендә укыйм. Әтинең йөк белән ярышта катнашып, 1нче урынны алганы булды. Быелгы ярыш вакытында камыт бавы өзелгәч, бик нык борчылдым, финишка матур итеп киләсе килгән иде...

Рәмис, борчылма, җиңүләрең алда күп булыр әле!

Ат ярышлары тәмамланып, кайту ягына борылгач, Салават Бикбаевны очраттым. Арча Сабантуйларында ат чабышы Салаваттан башка үтми иде. Күптән түгел ул атын сатты.

– Ат ярышын тыныч күңел белән карый алмагансыңдыр? – дип сорыйм егеттән.

– Йөрәк урынында булмады, – диде ул.

– Ат алырга исәп бармы?

– Әйе, тагын да яхшырагын алырга исәп, – дип җавап бирде Салават.

Бирсен Ходай! Киләсе Сабантуйларга кадәр!

Румия Надршина

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International