Кире кайтарып була
Еш кына кибеттән алган товарлар сыйфатсыз булып чыга. Ә сатып алучы бу хакта, күп очракта товарның гарантиясе чыккач кына белә. Гарантия вакыты беткән икән, димәк товарны кире тапшыра алмый, дип уйлыйбыз да.. Ләкин...
Мондый хәлдә калган очракта нишләргә кирәк икән, дип, киңәш алу максатыннан ТР Дәүләт алкоголь инспекциясенең эчке базар үсеше һәм координациясе бүлеге җитәкчесе Ләйсән Абдуллинага мөрәҗәгать иттек.
— Чыннан да, андый хәлләр белән еш очрашырга туры килә. Быел ярты елда гына да Арча районында яшәүчеләрдән 228 мөрәҗәгать керде. Аларның һәммәсендә, нигездә, шушы проблема. Бу мөрәҗәгатьләр үз хокукларын белгән сатып алучылардан гына керде. Ә белмәүчеләр күпме?! — дип сөйләде ул.
— Товарны 14 көн эчендә сатучыга кире кайтарып булуы турында күп- ләр беләдер. Шул арада тапшыра алмыйсың икән, димәк гарантия вакыты чыккан, бернишләп булмый дип уйлыйбыз. Әмма, нидер эшләргә мөмкин, шулаймы?
— Мөмкин, әлбәттә. 14 көн дигән вакыт ул яңа, үлчәмеңә туры килмәгән, төсе, фасоны ошамаган яки башка сәбәпләр белән бәйле товарларга кагыла. Товарда дефект табылган очракта, сатучыга соңрак та мөрәҗәгать итеп була, тик артык озакка сузмыйча. Чөнки, гарантия чекта күрсәтелмәсә, һәр товар төренә аерым була. Сатучы кире каккан очракта безнең бүлеккә консультациягә килергә мөмкин. 1992 елның 7 февралендә чыккан 2300-1 номерлы “Кулланучы хокукын яклау турында”гы РФ Законының 18 нче маддәсе буенча сатып алучы түбәндәгеләрне сайларга хокук- лы:
- шул ук маркадагы товарга алмаштырырга;
- товарны икенче маркадагы, шул суммага тәңгәл башка төрлегә алмаштырырга;
- сату бәясен төшертергә;
- тиз арада бушка товарның җитешсезлекләрен төзәттерергә яки төзәттергән (әгәр үзегез төзәттерсәгез) чыгымнарын каплауны таләп итәргә;
- сату-алу килешүеннән баш тартырга һәм товар өчен түләнгән сумманы кире кайтаруны таләп итәргә.
Күп очракта сатучы сатып алучының фикерен чуалтмакчы була: имеш, акчаны, әгәр сатуда шундый товар булмаган очракта гына кайтарып була...
Бу очракта сез телдән, кирәк булса язмача (канәгатьсезлек белдереп) кибетчегә югарыда санап үтелгән таләпләрне күрсәтә аласыз һәм файда сезнең якта булачак. Тик шунысы бар, шикләнгән очракта сатучы, товарның җитешсезлеге кемнең гаебе белән барлыкка килгәнлеген белү өчен товар сыйфатын тикшерергә мөмкин.
— Ләйсән Илсуровна, әгәр сатып алучының техник яктан катлаулы яки сезонлы товарларында җитешмәүчәнлек чыкса нишләргә?
— Сатып алучы товарны алганнан соң 15 көн дәвамында түләнгән сумманы кире кайтаруны яки техник яктан катлаулы товарны алмаштыруны таләп итәргә хокук- лы. Бу вакыт чыкканчы күрсәтелгән таләпләр товарда җитешмәүчәнлек булган очракта гына канәгатьләндереләчәк.
Сезонлы товарга (аяк киеме, өс-баш һ.б.) килгәндә, аларның гарантия вакыты сатып алган көнгә карамыйча, сезон кергән көннән башлана.
Һәрбер сорау аерым рәвештә карала. Әгәр өстәмә сорауларыгыз бар икән, хөрмәтле сатып алучылар, 3-28-93 телефон номеры аша безнең бүлеккә шалтыратып консультация алырга мөмкин.