Чара барышында яшьләргә “Кеше нинди сәбәпләр аркасында тәмәке тартырга гадәтләнә?” дигән анкета соравына җавап бирергә тәкъдим ителде. 50% - тәмәке тарту тынычланырга ярдәм итә дип саный, 20% - олырак күренү өчен, 20% - читтән караганда тәмәке тартучы күркәм күренә дип саный, 10% яшьләр - аралашкан барлык дуслары тартканга күрә дигән нәтиҗә ясады.
Шушмабаш-Апаз авыллары арасындагы юл тирәсе кар астыннан чыккан чүптән арындырылды, “Җиңү көне волонтерлары” акциясе кысаларында, авыл Мәдәният йорты каршындагы Бөек Ватан сугышында катнашкан авылдашларыбыз истәлегенә куелган обелиск Шушмабаш урта мәктәбе укучылары белән берлектә тәртипкә китерелде, Мәдәният йортыбыз янкормасы тирәсендәге кар өемнәре таратылып, территория чүп-чардан чистартылды.
Рус теле һәм әдәбияты укытучысы Романова Р.Ә. VI нчы республикакүләм фәнни – гамәли конференция кысаларында оештырылган укытучыларның фәнни – методик семинарында катнашып, уңышлы чыгыш ясады.
8 нче класс укучысы Әхмәтова Адилә VI нчы республикакүләм фәнни – гамәли конференциядә катнашты һәм уңышлы чыгыш ясады. Адиләгә киләчәктә тагын да зуррак уңышлар телибез.
Рус теле һәм әдәбияты укытучысы Романова Р.А. Кукмара районы Янель урта мәктәбендә уздырылган “Туган җир сулышы” республикакүләм фәнни – гамәли конференциясендә катнашып, “Функциональ грамоталылыкны үстерүдә минем эш тәҗрибәм” номинациясендә җиңүче булды.
Инде күптән лаеклы ялда булса да, үзе аң-гыйлем биргән укучылары аның турында, безнең Вилсур абый дип горурланып әйтә, ул биргән дәресләрне сагынып искә ала. Авылыбызның мөхтәрәм кешесе бүген 90 яшьлек юбилеен бәйрәм итә.Тормыш иптәше Гөлчирә апа белән тормыш коруларына быел 65 ел.
Әмма, аларның күбесе көчле рух һәм сокланырлык тормыш белән яшиләр, еш кына аларның тормышы күпләргә үрнәк булып тора. Алар тормышны бик яраталар, тормышның һәр көненә кадерлиләр һәм шатланалар. Нәкъ менә шундый шәхесләр, аларның иҗаты, тормышы белән таныштыру максатыннан Шекә авыл китапханәсендә “Алар көчле рухлы” дип исемләнгән китап күргәзмәсе эшләде.
Укучылар дуслык, бердәмлек турында сөйләшкәннәр, шул хактагы мәкальләр белән танышканнар, аларның мәгънәләрен аңлатканнар, “4 ноябрь – Халыклар бердәмлеге көне” дип исемләнгән китап күргәзмәсе белән танышканнар.
Шуларның берсе 4 ноябрь көнне, “Ак һәм кара” исеме астында, яшьләр арасында уздырылган шашка ярышы.
Бу уен танып-белү күнекмәләрен үстерү, балаларның иҗади сәләтләрен ачу, әдәби әсәрләр укуга кызыксыну тәрбияләү, әсәрдән уңай һәм тискәре геройларны аера белергә өйрәтү максаты куелган иде.