Татарстанда мобилизациягә эләккән ирләрнең 18 яшькәчә балаларына бер тапкыр 20 мең сум акча түләнәчәк.
Әлеге сәхифәне ачып җибәргәнгә дә ике ел була икән инде. Газета укучыларыбыз аны җылы кабул иттеләр, безнең өчен шунысы мөһим. Минем язмаларым бар да тормыштан алынган, аларда тамчы да “су“ юк. Кайвакытта газета укучылар үзләре дә кызыклы вакыйгалар турында шалтыраталар, хатлар язалар.
Бүгенге чуалчык тынгысыз заманда күпләргә үрнәк булып торган шәфкать ияләре, Аллага шөкер, бар ул. Шундыйларның берсе – Печмәнтауда яшәүче Гөлшат апа.
2022 елның 1 мартыннан Россия Федерациясе хезмәт кодексының хезмәтне саклау өлкәсендәге мөнәсәбәтләрне көйли торган берничә кагыйдәгә кагылышлы Федераль закон көченә керде.
Кайнар линия эшендә Татарстан Республикасының профильле министрлыклары һәм ведомство вәкилләре, шулай ук Татарстан Республикасы Дәүләт Советы хатын-кыз депутатлары катнашачак. Республика халкы 8 (843) 238-10-00 телефоны буенча мөрә җәгать итә ала.
Коррупция куркынычы мәсьәләләренең актуальлеге мәрхүмнәрне күмү тәртибе, әлеге өлкәдә хакимият органнары һәм оешмаларның бурычлары һәм гражданнарның хокукларын бозудан яклау ысуллары турында халыкка мәгълүмат җитмәүгә бәйле. Мондый җинаятьләрне кисәтүнең бер ысулы-коррупциягә каршы көрәш өлкәсендә җәмәгатьчелекне кабул итү юлы белән халык арасында агарту эше алып бару.
7 октябрь көнне Үзәк китапханә хезмәткәрләре, библиоволонтерлар командасы һәм Арча гуманитар-техник техникумы студентлары белән Президент Мәдәни инициативалар Фонды ярдәме белән, “Библиотека - ТВОЯ территория” гранты кысаларында Арча өлкәннәр һәм инвалидлар өчен интернат-йортында тәрбияләнүчеләр өчен Халыкара өлкәннәр көне уңаеннан бәйрәм программасын тәкъдим иттеләр.
Татарстан Республикасында соңгы елларда коррупциягә каршы көрәш чараларының активлашуы республика, ведомство һәм муниципаль дәрәҗәдә норматив һәм хокук куллану эшен камилләштерү белән характерлана. Коррупциягә каршы программалар чараларын гамәлгә ашыру нәтиҗәсендә гражданлык җәмгыяте институтларының коррупциягә каршы эшчәнлектә роле арту күзәтелә.
Коррупциягә каршы көрәш мәсьәләләре буенча иҗтимагый кабул итү үткәрү, шул исәптән җирдән файдалану өлкәсендә коррупциянең дәүләтнең һәм җәмгыятьнең социаль-икътисади үсешенә тискәре йогынтысын булдырмау, конкуренциягә сәләтле икътисад формалаштыру, халыкның иминлеге һәм гражданлык җәмгыятен үстерүгә юнәлдерелгән.
Җирдә эшләгән, агросәнәгать комплексын үстерүгә осталыгын, тәҗрибә һәм талантын биргән, районыбыз бәхете хакына хезмәт иткән һәр кешегә тирәнтен хөрмәт һәм рәхмәт сүзләре белән мөрәҗәгать итәм.
Бу көзге көннәрдә без традиция буенча үзләре өчен җиңел булмаган авыл хуҗалыгы язмышын сайлаган кешеләрне хөрмәтлибез. Кызу урак өсте артта калды, елның кайбер йомгаклары ясала һәм сез, хөрмәтле тармак хезмәтчәннәре, лаеклы котлаулар һәм рәхмәт сүзләре кабул итәсез. Үзегезнең җиргә хуҗаларча мөнәсәбәтегез, җаваплыгыгыз, югары осталыгыгыз белән сез районыбызның агросәнәгать комплексын үстерү өчен кирәкле шартларны тудырасыз, ә хезмәт нәтиҗәләре кешеләребезнең өстәлләрендә урын ала.
Әңгәмәдәшебез – авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе җитәкчесе Ленар Илсур улы Абдуллин.
– 2022 ел район авыл хуҗалыгы хезмәтчәннәре өчен кайсы яклары белән үзенчәлекле булды?
– Елның башланмаган ике ае булуга да карамастан, башкарылган эшләргә берникадәр бәя бирергә, нәтиҗәләрне чагыштырырга, йомгаклар ясарга мөмкиндер дип уйлыйм. 2022 елның аграрийлар өчен, бигрәк тә үсемлекчелек өлкәсендә уңышлы булуын ассызыклап үтәргә кирәк. Билгеле, язның берникадәр соңга калып, салкынча килүе игенчеләребезне бераз хафага салды салуын. Әле шуңа өстәп кыр эшләренә техника әзерләү чорында запас частьлар булмыйча, булган очракта да бәяләре бик кыйммәт булу сәбәпле, шактый кыенлыклар кичерергә туры килде. Шулай булуга да карамастан, хезмәтчәннәребез сынатмадылар, үз бурычларын намус белән үтәделәр һәм үтиләр, хезмәттә фидакарьлек үрнәкләре күрсәтеп, яхшы нәтиҗәләргә ирештеләр дип саныйм.