ЯҢАЛЫКЛАР


4
июль, 2024 ел
пәнҗешәмбе

Россия почтасы Идел макрорегионында Бөтенроссия һөнәри осталык конкурсына йомгак ясады. "Иң яхшы сортка аеручы номинациясендә беренче урын Казан логистика почта үзәге хезмәткәре Татьяна Юровскаяга бирелде.

22-26 июльдә Орнашбаш, Урта Курса һәм Урта Бирәзә авылларында 6-17 яшьлек балалар өчен тематик көндезге лагерьлар узачак. Әгәр син яки туганнарың сменалар оештырылган авылда яшәсәләр, һичшиксез кушыл! Бу татар мәдәнияте белән танышу, экскурсияләрдә һәм традицион ярышларда катнашу, үзеңне тематик осталык дәресләрендә сынап карау һәм халык риваятьләрен тыңлау мөмкинлеге. Республикабызның гореф-гадәтләрен ачу өчен дусларыңны кунакка чакыр яки үзең туганнарың янына кайт. 

2024 елның 4 июленә 2024 елның 3 июлендә 18 сәгатьтән 2024 елның 4 июлендә 18 сәгатькә кадәр Казан Буенча: Бераз болытлы. Явым-төшемсез.

Җил көньяк, көньяк-көнчыгыш 38 м/с, көндез урыны белән 12 м/с кадәр.

Төнлә минималь һава температурасы +17..+19˚.


2
июль, 2024 ел
сишәмбе

2024 ел РФ Президенты тарафыннан Гаилә елы дип игълан ителде. 23 гыйнвар көнне Мәскәүдә ВДНХда Гаилә елын ачу тантанасы узды. Чараның кульминациясе булып Бөтенроссия гаилә учагы кабызылды. Барлык федераль округлардан җыелган яшь гаиләләр гаилә учагының кыйпылчыгын үзләренең регионнарына алып кайттылар. Безнең республикабызда да гаилә учагы районнан районга күчеп йөри.

Районыбызда, шәһәребездә яшь, социаль актив гаиләләр күп. Бөтенроссия гаилә учагының җылысын районыбызда тарату максатыннан “Россия йөрәге” гаилә учагын районыбызнын олы тәҗрибәле Саматовлар гаиләсе хәер фатыйхасы белән яшьләр көнендә Райнур һәм Азалия Заһидуллиннар гаиләсенә тапшырылды.

126 797 татарстанлы 80 яшькә җиткән пенсионерларны, медицина күрсәткечләре буенча чит кешеләр ярдәменә мохтаҗ хезмәткә яраксыз гражданнарны,  инвалид балаларны,  шулай ук балачактан инвалидлыгы булган  беренче төркем инвалидларны карау буенча ай саен бирелә торган компенсация түләвен рәсмиләштерде.

Россия почтасы 2025 елның беренче яртыеллыгына вакытыннан алда язылу кампаниясен башлап җибәрде. Ул 2024 елның 1 июленнән 20 августына кадәр дәвам итәчәк. Бу вакыт эчендә 2025 елның беренче яртыеллыгына басмаларга узган чор бәяләре буенча язылырга мөмкин булачак.


1
июль, 2024 ел
дүшәмбе

2024 елның 2 июленнән 8 июленә кадәр Татарстан Республикасы территориясендә урыннарда урманнарның янгын куркынычы югары булыр дип көтелә (4 класс).

 Татарстан Республикасы территориясендә урманнарның янгын куркынычы фаразы

2024 елның 2 июле көтелә:

- ТР өстенлек итүче территориясендә урманнар буенча 3 класс;

- 4 класс (ВПО) түбәндәге районнарда: Арча, Балтач, Саба, Әтнә, Кукмара, Теләче, Чүпрәле, Буа.


28
июнь, 2024 ел
җомга

28 июнь кичендә, 29 июнь төнендә һәм көндез Татарстан Республикасы территориясендә урыны белән көчле төньяк, төньяк-көнчыгыш җиле көтелә:

 28 июнь кичендә һәм 29 июнь төнендә 15-17 м/с;

 29 июнь көнне көндез 16-21 м/с (Казан шәһәрендә 18 м/с кадәр) тизлек белән.

Россия гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан Республикасы буенча Баш идарәсе хәбәр итә:

Җил көчәйгәндә:

1. Биналардан чыгуны чикләргә, биналарда булырга киңәш итәбез. Балаларны караучысыз калдырмау мөһим.

Россия Социаль фондының Татарстан бүлеге пенсионерлардан «Рәхмәт интернетка! -2024» 10нчы Бөтенроссия конкурсына эшләр кабул ителү  хакында хәбәр итә. Конкурс «Ростелеком» компаниясе һәм Россия Социаль фонды тарафыннан өлкән буын гражданнарның компьютер һәм интернет-грамоталыгын үстерү буенча милли мәнфәгатьләрне гамәлгә ашыруның координация үзәге ярдәмендә оештырыла. Конкурста катнашучыларның төп бурычы - компьютер күнекмәләренә өйрәнү һәм конкурс эшендә ирешкән уңышлары турында сөйләү.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International