Түбән Мәтәскәдән сугыш ветераны Шакир Фәсәхиев Казаннан госпитальдән туган авылына кайта. Кайтып, азрак хәл алгач, рәтләнгәч авыл кызы Һавага өйләнә
– Авылда әтине кладовщик итеп эшкә куялар, – дип сөйли кызы Рузилә ханым. – Аннан тегермәнче булып эшләде. Тегермән бездән ерак түгел иде. Бер аяксыз булса да, бөтен эшне дә эшләде. Урындыгы бар иде. Утырып кар да көрәде, утын да кисте, ярды да, тактаны да шомартты...
Шакир белән Һаваның 6 баласы исән-сау үсә. Һәм алар бүген дә исән-сау.
– Без сигез булганбыз, икесе үлгән, – дип сөйли Рузилә апа. – Без ике кыз, дүрт малай үстек: мин – Рузилә, Даниял, Нурзидә, Данир, Шамил, Камил. Олыбыз Илдар 1946 елда туды. 1948 елда мин. Илдар 7 яшендә тамагына нәрсәдер чыгып, шуннан китеп барды. Сталин үлгән көнне үлгән ул. 5 мартта. 1953 елны. Бөтен авыл халкын клубка еларга җыйганнар. Соңыннан: “Без Сталинны түгел, Шакирны, улы Илдарны кызганып еладык”, – дип сөйләгәннәр. Илдар авыл буйлап җырлап йөри торган булган, бөтен авыл халкы яраткан аны. Гомерсез булды шул... Әти үзең исән вакытта балаңны җирләү иң авыр хәсрәт, ди торган иде. Мин кияүгә чыккач, улым туды, Илдар дип куштык. Әтинең куанып, яшь баланы исни-исни яратуы әле дә күз алдымда. Ильяс исемле энекәшебез 40 көннән үлде.
Бервакыт судта булдым. Эш буенча. Хөкемдардан ерак түгел генә утырдым. Аралар шундый якын иде, хәтта аның йөзендәге үзгәрешләргә дә игътибар итә алдым. Йөз мускуллары тартыша, әмма салкын канлылыкны бер мизгелгә дә югалтмый. Көнгә ничәшәр эш карый, ничек түзә икән?
Баштан шундый уй узды. Хөкемдар Альфред Рәхимов белән якыннанрак танышу теләге туды. Каршы килмәде. Сөйләшү дә гадәттәгечә килеп чыкмады. Ул сөйләде, мин тыңлый белдем. Аралашырга җайлы, гади кеше икән.
– Суд барышында кешегә карамыйм мин. Күреп кенә аны истә дә калдырмыйм. Дөреслек белән барырга тырышам, – диде Альфред Рәхимов. – Мин тиешле җирдә, тиешле вакытта, тиешле сүз әйтә белмәдем. Минем өчен кара кара, ак ак төс. Шуның белән интегәм. Бервакытта да акчага кызыкмадым. Лаеклы хезмәт хакы алам. Шул җитә. Гаиләм белән башта кеше почмагында фатирда яшәдек, аннан әти-әни бер бүлмәле фатир алып бирде. Хәзерге вакытта хатыным тырышлыгы белән кредитка алган ике бүлмәле фатирда яшибез, 2010 елда сатып алган машинада йөрим. Мин канәгать.
Россия Федерациясе Авыл хуҗалыгы министрлыгы һәм "Россельхозбанк" АҖ авыл кешеләренә ташламалы кулланучылар кредиты бирү программасын гамәлгә ашыру турындагы килешүне имзаладылар – бу “Авыл территорияләрен комплекслы үстерү” буенча дәүләт программасының төп инструментларының берсе.
Елга 5%ка кадәрге ставка буенча ташламалы кредит авыл территорияләрендә даими теркәлүе булган 23 яшьтән 65 яшькә кадәрге Россия гражданнарына бирелә. Аның суммасы - 250 мең сумга кадәр, срогы 5 елга кадәр булырга мөмкин. Шәхсән иминләштерү булган очракта процент ставкасы 3%ка кадәр төшәргә мөмкин.
Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы хәбәр итүенчә, «Пятёрочка» сәүдә челтәре Казандагы үз кибетләреннән продуктлар китереп бирү сервисын - «Доставка. Пятёрочка» - оештырган. Мондый хезмәт күрсәтү Казанның Авиатөзелеш, Мәскәү, Яңа Савин, Вахит, Совет һәм Идел буе районнарында башкарыла. Сервис кысаларында Татарстан фермерларының һәм авыл хуҗалыгы җитештерүчеләренең продукциясен: ит, казылык әйберләре, ярымфабрикатлар, сөт, сырлар, йомырка, сөт һәм икмәк продукциясе, яшелчәләр, чәйләр һәм башка әйберләр алырга мөмкин.
«Доставка. Пятёрочка» хезмәтеннән файдалану өчен AppStore һәм Google Play платформаларында берисемле мобиль кушымта урнаштырырга кирәк. Продуктларга барлык бәяләр кибетләрдәге кебек үк. Товарларга сәүдә челтәрендәге федераль һәм региональ акцияләр гамәлдә кала, шулай ук «Выручай-карта» лояльлек программасының икеләтелгән баллары исәпләнә. Заказларны кибетләрдә җыялар һәм курьерлар аларны ишек төбенә кадәр китереп куялар. Түләүне бары тик кушымтада гына банк картасы ярдәмендә башкарырга мөмкин. Барлык заказлар шул ук көнне китерелә, ә китерү вакытын мөмкин кадәр кыскарту өчен логистика даими рәвештә камилләштерелә.
Яңа коронавирус инфекциясе таралуын булдырмау буенча чаралар күрү зарурлыгына бәйле рәвештә Россия Федерациясе Хезмәт һәм социаль яклау министрлыгы тарафыннан эшләнгән Методик күрсәтмәләр нигезендә Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгында элемтә чаралары ярдәмендә гражданнарны читтән торып кабул итү режимы оештырылды. Онлайн кабул итү мөрәҗәгать итүченең теләге буенча аудио һәм видео форматта башкарыла, моның өчен микрофон яисә веб-камера булырга тиеш.
Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы гражданнарны читтән торып кабул итү өчен элемтә чараларын урнаштыру һәм алардан файдалану буенча җентекле инструкция эшләде, ул «Гражданнарны кабул итү» – «Гражданнарны кабул итү тәртибе һәм вакыты» – «Онлайн кабул итү» бүлегендә урнаштырылды.
Инструкция нигезендә теркәлергә һәм почта адресына – agro@tatar.ru – чакыру җибәрергә кирәк.
Теркәлү өчен түбәндәгеләрне эшләргә кирәк:
Азык-төлек иминлеген тәэмин итү, халыкны өзлексез рәвештә җитәрлек күләмдә ашамлык продуктлары белән тәэмин итү, авыл хуҗалыгы продукциясен, чималын һәм азык-төлекне өзлексез җитештерүгә ярдәм итү максатларында Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы шуны хәбәр итә: авыл хуҗалыгы продукциясен һәм аның эшләнмәләреннән продуктлар, ашамлык продуктларын да кертеп, җитештерүче, авыл хуҗалыгы продукциясенең һәм азык-төлекнең товар запасларын булдыручы оешмалар, шул исәптән сезонлы кыр эшләрен башкаручы, терлекчелек өлкәсендә эшләүче оешмалар, балык тотучы, балык эшкәртүче предприятиеләр, балыкчылык хуҗалыклары, шулай ук ветеринария дару чараларын җитештерү белән шөгыльләнүче оешмалар, халыкны ашамлык продуктлары белән тәэмин итүгә бәйле эшчәнлекне һәм азык-төлек иминлеген тәэмин итүгә юнәлдерелгән башка төр эшчәнлекне гамәлгә ашыручы оешмалар Россия Федерациясе Президентының “Россия Федерациясендә эш көннәрен игълан итү турында” 2020 елның 25 мартындагы 206 номерлы Указының 2 пунктындагы «а», «в» һәм «г» пунктчаларына эләгә.
Россия Федерациясе Авыл хуҗалыгы министрлыгы бәяләве буенча 2020 елның гыйнвар-февралендә барлык категория хуҗалыкларда 4,3 млн тонна сөт җитештерелгән, бу 2019 елның шушы чорына караганда 5,8%ка күбрәк. Шул исәптән авыл хуҗалыгы оешмаларында сөт җитештерү 9,1%ка артты. Сөт җитештерүне аеруча арттыручылар арасында Краснодар крае, Рязань, Воронеж, Новосибирск, Калуга өлкәләре һәм Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы оешмалары.
Коронавирус инфекциясе таралуга юл куймау белән бәйле рәвештә районда 28 марттан 5 апрельгә кадәр махсус режим кертелде.
Үзегезне изоляцияләү режимын бозмавыгызны үтенәбез: бик кирәк булмаганда өйдән чыкмагыз, дус-туганнар, танышлар һәм өлкәннәр белән очрашуларны чикләгез.
Үзегезнең һәм якыннарыгызның сәламәтлеген саклагыз!
Паникага бирелмәгез.
2020 елның 30 мартында ТР Министрлар Кабинетының 234нче карары чыкты. Анда 19 мартта гамәлгә кергән “ТРда яңа коронавирус инфекциясе таралуны булдырмау чаралары турында”гы 208нче карарына төзәтмәләр кертелгән
Халыкта сораулар күп. Интернет челтәрен ачып, бу карарны игътибар белән укып чыгарга киңәш итәбез. Сүзебезне яңа туган балаларны теркәү, өйләнешүчеләрдән башлыйбыз. ЗАГС эшлиме? Без ЗАГСның район бүлеге мөдире Фәридә Бәхтиярова белән сөйләштек.
– Эшлибез, – диде ул. – Әмма клиентларны эчтә бүлмәдә кабул итмибез. Маскалардан, перчаткалардан документларны ишек төбенә чыгып алабыз һәм әзерләрне чыгарып бирәбез. Яңа туган балаларны, үлү очракларын теркибез һәм тормыш хәле буенча (кәләш авырлы булырга мөмкин һ.б.) өйләнешү очракларын да рәсмиләштерәбез. Яшь парлар язылышу көннәрен күчерделәр.
Һәркемгә үзенең туган ягы кадерле. Минем өчен дә шулай. Хуҗалыкларның эш күрсәткечләрен алгач та мин беренче итеп үзебезнең “Курса МТСы” дип аталган хуҗалыкны эзләп табам.
Якташларымның уңышларына куанам, проблемалары килеп туганда борчылгалап та алам. Моны хуҗалык рәисе Рәүф Гыйлаҗетдинов та яхшы белә, хисап җыелышларына, Сабантуйларга, башка чараларга чакырмый калмый, аның: “Ильяс абый, сине көтәбез!” – дигән сүзләре йөрәккә май булып ята.
Курса дигәч иң беренче булып Рәүф, Рәүф дигәч Курса хуҗалыгы күз алдына килә, алар бер-берсеннән аерылгысыз. Яңасалада туса да, Курсалар аны хаклы рәвештә үзләренеке дип саныйлар. 1989 ел башында аны “Курса” колхозы рәисе итеп сайлыйлар. 31 ел җитәкче! Районда башка андый кеше юк! Нинди кыен чорларда колхозны таркатмыйча саклап калган Рәүф бит ул. Инвестор дигәннәрнең кылычлары ялтырап алды Курса өсләрендә. Бүген инде аларның кылычлары сынды, ә Курсалар яши, ничек итеп кенә әле!