ЯҢАЛЫКЛАР


11
декабрь, 2019 ел
чәршәмбе

“Арча” спорт комплексында якшәмбе көнне үткән Татарстанның физик культура һәм спорт отличнигы Җәүдәт Абдуллович Хәсәновны искә алу очрашуында Буа тренеры Юрий Пыркинга игътибар итми мөмкин түгел иде. Ул командасы уйнаганда “утка керде”, “суга төште”... Бу халәтне аңлатып булмый. “Безнең Җәүдәт Абдуллович та нәкъ шундый иде”, – диделәр.

“Курса МТСы” ширкәтендә тугыз районның авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәләре, хуҗалыклар җитәкчеләре, инженерлар катнашында техниканы кышкы саклауга кую, авыл хуҗалыгы машиналарын, тагылма коралларны төзәтү турында сөйләштеләр. Анда Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек  министры урынбасары Тәлгать Таһирҗанов катнашты.

Узган ел Арчада “Талантлар университеты”ның укулары узды. Берничә көн дәвамында әлеге укуларда катнашкан районыбызның шактый яшьләре шул көннән соң университетның студенты булырга хыялланып яши башлады, күпләр остазлар белән бергәләп университет ишекләрен дә ачып керде.

2019 елның сентябреннән алып декабренә кадәр «Татарстан Республикасы балалар оешмалары советы» Региональ иҗтимагый оешмасы Татарстан Республикасы Президенты кушуы буенча Татарстан Республикасы Яшьләр эшләре министрлыгы ярдәме белән республиканың һәр муниципаль берәмлегендә яшь гражданнар Форумы үткәрә.


9
декабрь, 2019 ел
дүшәмбе

Бүген  Татарстан  Республикасы Президенты  Рөстәм Миңнеханов “Казан” агросәнәгать паркында  авыл  хуҗалыгы  ярминкәсендә  булды.    

Агропаркның  ярминкә  мәйданчыгына    Аксубай, Арча, Нурлат, Саба  муниципаль районнары фермерларының  һәм  авыл  хуҗалыгы  кооперативларының, Татпотребсоюз,  «Майский» ТК ҖЧҖ, «Ак Барс» кошчылык  комплексы” ҖЧҖенең «Яратель» кошчылык фабрикасы,     «Сервис-Агро» ҖЧҖ,  «Натураль продукт» ҖБЧҖ, «АгроИнвест» идарәчел компаниясе” ҖЧҖ,   «Татагролизинг» АҖ,   «Лаеш  балык заводы» ЯАҖ,   «Залесный» АФ” ҖЧҖ,   «Красный Восток» агрохолдингы”  ААҖ продукциясе  китерелгән иде. 


6
декабрь, 2019 ел
җомга

Әлеге язманың  менә бу юлларын искә төшерик: “Шушы җирлектән сайланган район Советы депутаты Рафаэль Муллагалиев чыгышы язгы кояш кебек җылытып җибәрде, күңелсез уйларның бер өлешен таратты.

– Монда иске коены күмү турында сүз булды, – диде ул. – Сез ашыкмагыз әле, карыйк без аны башта, яраклы хәлгә китерик. Иске Кишет клубы бик начар хәлдә, дидегез. Район башлыгы белән киңәшим дә, түбәсен алыштырып, нигезен рәтләп, әйбәт хәлгә китерик”.

Көрәш буенча Татарстанның спорт остасы, күп тапкырлар җиңү һәм призлы урыннар яулаган Зөлфәт Хәйруллин әзерләгән Адел Сингатуллин Арча Сабантуенда яшүсмерләр арасында баш батыр булып калган егет. Беренче тренеры Зөлфәт Хәйруллин Яңа Кенәр мәктәбендә физкультурадан укыта, шушы ук мәктәптә ул көрәшчеләр дә әзерләде. Ә бу уку елында, үз көрәшчеләрен калдырып, 30 км ераклыктагы Әтнә районына көрәшчеләр әзерләргә чыгып китте. Зөлфәт белән күп тапкыр-
лар сөйләшкән бар. Аның  һәрвакыт үз фикере (кыю!) булыр, көрәшчеләре көчле, үзе дә көрәшә – андый тренерлар күп түгел.

– Ике ай элек Арча педагогика көллияте базасында форум булып узды. Анда яшьләр берләшмәләре лидеры Антон Актуганов катнашты һәм укучылар, урта һөнәри уку йортлары студентлары алдында чыгыш ясады. Шунда ук осталык дәресләре үтте. Волонтерлар хәрәкәте бөтен Россия буенча эшли. Әлеге очрашудан соң Арчада да волонтерлар үзәге оештырырга булдык. Анда мәктәпләрдән укучыларны, Арча педагогика көллияте, агросәнәгать көллияте һәм гуманитар техникум студентларын тупладык. Ноябрь аена 433 кеше җыелды.

Бина диварында “Агроснаб. Безнең ил һәм чит ил авыл хуҗалыгы машиналарына запас частьлар” дип язылган язу тора. Аның җирләре дә бүлгәләнеп беткән, диләр. Димәк, хуҗалары бар. Әмма тәртип юк. Дөрес, яңа биналар да калкып чыккан анда. Мәйданында тәртип булган оешмалар да бар.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International