Спектакльне карарга клуб тутырып килгәннәр. Түбән Аты, Урта Аты, Түбән Сәрдә авыллары сәхнә осталарының бергәләп сәхнәләштергән җимешен күрәсе килә шул. Шуңа күрә тирә-яктагы авылларда яшәүчеләрнең дә килә алганы килергә тырышкан. Һәм спектакльне карарга насыйп булуына куанып бетә алмаганнардыр. Гәрчә, күңелләре тулып, кайбер урыннарда елап алсалар да, сәхнә әсәренең эчтәлеге, сәхнәгә куелышы, авыл артистларының ихластан уйнавы күңелләрдә рәхәт тә, бераз авыррак та хис калдырды. Спектакльне сәхнәләштерүдә Әтнә татар дәүләт драма театры артисткасы Зөһрә Мөхәммәтгалиеваның өлеше әйтеп бетергесез. Кайнанасы, клуб мөдире Илсөя ханымга булышырга дип алынган Зөһрә спектакльне сәхнәгә чыгарганчы күп йокысыз төннәр кичергәндер.
Арча мәдәният идарәсе Арча Мәдәният йорты белән берлектә “Яшәү дәрте бездә сүнмәгән” дип аталган район бәйгесен башлап җибәрде. Максаты – гаилә кыйммәтләрен, буыннар алмашын саклау, гаилә традицияләрен яңарту һәм башкалар. Ул ноябрь-февраль айларында үткәрелеп, җиңүчеләр Арча Мәдәният йортында Гала-концертта катнашу хокукына ия булачак.
Шарты буенча интернат-мәктәптә тәрбияләнүче балалар үзләре әзерләгән чыгышларны күрсәтә. Жюри әгъзалары шулар арасыннан иң яхшы ун номерны сайлап ала. Алар 10 декабрьдә Арча Мәдәният йортында инвалидлар ункөнлеге тәмамлану уңаеннан үткәрелгән концертта чыгыш ясый.
Татарстанда коррупциягә каршы юнәлтелгән берьюлы берничә республика иҗади бәйгегә йомгак ясалды. Бәйгедә җиңгән мәктәп һәм гимназиядә укучылар, көллият студентларын бүләкләү тантанасы Казан Кремлендә узды.
2019 елның 16 декабреннән башлап исәп-хисап үзәге хезмәтләре белән файдалану өчен халыкка яңа адрес буенча мөрәҗәгать итәргә кирәк: Арча ш.
Сибирский тракт ур., 22а («Татэнергосбыт " АҖ Арча офисы бинасы»)
2019 нчы елның 4 нче декабрендә Г.Камал исемендәге Сикертән төп мәктәбендә РСФСР ның атказанган мәдәният хезмәткәре, Татарстанның халык язучысы, Г.Тукай исемендәге Дәүләт премиясе лауреаты, күп санлы әсәрләр авторы – Мөхәммәт Мәһдиевнең 90 еллыгына багышланган V Районара Мөхәммәт Мәһдиев укулары булып узды.
10 декабрь - халыкара һәм милли бәйрәм, бөтен хокук саклау җәмәгатьчелеге өчен үзенчәлекле көн – БМО Генераль Ассамблеясы тәкъдиме белән 1950 елдан башлап ел саен, кеше хокуклары гомум декларациясен кабул иткән көнне билгеләп үтелә торган Кеше хокуклары Көне.
Укучыларны география фәненнән интеллектуаль конкурсларга, ярышларга әзерләү, география фәненә кызыксыну уяту максатыннан, мәгариф һәм фән министрлыгының республикакүләм олимпиада үзәге Казан дәүләт федераль университеты белән берлектә, инде менә 4 ел рәттән Республикакүләм яшь географлар турниры үткәрә.
Юбилярлар арасында үземнең авылдашым Сәүбән абый Шаһниевны күреп аеруча шатландым. Ярты гасырдан артык Урта Курса авылында яшәсәләр дә, һаман да Корайванныкы булып кала инде ул. Аның бабасы Габделхак абыйны да хәтерлим әле. Мин белә башлаганда кибетче иде, аңа кадәр колхоз рәисе булып эшләгән. Сәүбән абыйның абыйсы Мәгъсүм абый “Курса” колхозы рәисе, район авыл хуҗалыгы идарәсе җитәкчесе, “Арча” совхозы директоры булды.
Тәүге сайлаучы булып Лесхозда яшәүче Мансура Заһидуллина килде. Мансура апа һәр сайлауда беренчелекне бирми диярлек. Бу юлы да ул иртүк, авыл җирлегенең хезмәтенә канәгать булып, авылда башкарылган эшләр өчен рәхмәтен укып, тавышын биреп китте.