ЯҢАЛЫКЛАР


19
июль, 2019 ел
җомга

Йөгереп каршыга чыккан бер апа белән исәнләштек тә, өйгә үтеп күз белән юбилярны эзлибез. Арттан кергән теге апа: “Мин булам инде ул 90 яшьлек әби”, – дигәч әллә ничек булып китте.

Чагыштыру өчен берничә сан. 12 июльдә республика буенча бер килограмм сөт өчен халыкка уртача 17 сум 60 тиен түләгәннәр. Арча районында 18 сум. Иң югары бәя Балтачта – 19 сум 96 тиен. Аннан соң Буа, Чирмешән районнары. Болар узган елгыдан артыграк түлиләр, ә безнең районда кимү ягына киткән.

Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы районнарга бал кортлары химикатлар белән агулана калганда документлар рәсмиләштерү тәртибен аңлатып хатлар җибәрде.

Мондый очракта умартачы җирлек башлыгына гариза язарга һәм ветеринария хезмәтен чакырырга тиеш.

Яшь белән юылган язмыш

Мин аны ярты көн тыңладым. «Менә шушы вакытта, 7 яшемдә, мине балалар йортына илтеп биргәннәр”, — дип кыз бала төшкән фотокарточканы күрсәтте ул.

“Әти, әнием мәрхүм булганнар, абыем армиядә, апам 7 сыйныфта укыган, нишләп балалар йортына биргәннәр – аңламыйм...”. 76 яшенә җитсә дә, аның күңеленә бу сорау еш килә. Күз яшьләре белән юылган язмышын сөйләде Арчада яшәүче Зөлфирә апа Галәүова. Кияүгә чыккан, аерылган. Баласы булмаган. Югары белемле укытучы, ә һөнәре буенча озак эшләргә туры килмәгән. Эштән эшкә күчү газаплары да кичергән, хәтта “почмак”сыз да кала язган.

Миңзифа Низамиева ул. Түбән Мәтәскә килене. Ак хыяллар тулы күңеле белән беренче көн Мөндеш фельдшер-акушерлык пунктына эшкә килә. Белә ул, үзенең нинди авыр хезмәткә алынганын, киләчәктә шул ак хыялларны болытлар күмеп китәр көннәре күп буласын да, утын ягылган иске бинада эшләве җиңел булмаячагын да, һәммәсен белә. Арчага фельдшерлык курсларына укырга килгәнче, 8не бетерүгә Мамадыш районында туган авылының медпунктында санитарка булып эшләде бит ул.


17
июль, 2019 ел
чәршәмбе

Комиссия эшендә муниципаль район башлыгы Илшат Нуриев, Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының техник яктан яңадан җиһазландыру секторы мөдире Ян Клетенков, «РСЦ» ФДБУ Татарстан Республикасы филиалының Биектау районара бүлеге башлыгы Сәгыйть Сәлахетдинов, район авыл хуҗалыгы идарәсе башлыгы Ренат Гатиятов, Арча муниципаль районының дәүләт техник күзәтчелеге инспекциясе башлыгы Габделхак Касыймов, «Россельхозцентр» ФДБУ филиалының район бүлеге башлыгы Рүзәл Мортазин, авыл хуҗалыгы идарәсе белгечләре, хуҗалыклар җитәкчеләре катнашты.

“Кызыл Яр” хуҗалыгының инвесторы Алмаз Сибгатуллин игеннәрнең торышы узган елгыдан күпкә әйбәт, дип куана. Фермаларны, амбарларны төзекләндерү буенча күп эшләделәр. Лейкозлы сыерлардан озакламый котылып бетәчәкләр, шактый таналар кайткан. Бу көнне әлеге хуҗалыкта комбайннарның әзерлеген дә тикшерделәр, эшләргә кеше җитәрлек.

6 бала үсеп канат чыгарып шушы бусагадан тормыш киңлекләренә очты. Аларның балалары — 17 онык шушы бусагадан узып әби белән бабайсына инде 32 оныкчыкны җитәкләп алып керде. Бүгенге көндә шул оныкчыкларның 5 сабые бусагадан үтеп өйгә узса, йортка илаһи нур иңгәндәй була, яшәү көче арта.

Иң башта бройлер чеби алганчы ризыгын туплап, урынын, дезинфекция ясап, әзерләп куярга кирәк. Халык хәзер бер тәүлеклек чебиләр дә ала. Яңа чыккан чебиләрне туңдырмас- ка, температура 30—33 градус булырга тиеш.

— Социаль челтәрләрдә бу мәсьәлә буенча төрле фикерләр әйтелә, яшьләребезгә активлыклары, битараф булмаулары өчен рәхмәт! — диде район башлыгы Илшат Нуриев. — Шуны төгәл әйтә алам: Арча районында чүп яндыру заводы төзелмәячәк! Сүз каты көнкүреш калдыкларын сортларга аера торган экотехнопарк төзү турында бара.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International